Ышаныч
+15 °С
Ясно
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Закон проекты

3 октябрьдә үткән БР Хөкүмәте Президиумы утырышында “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” БР закон проекты расланды.

3 октябрьдә үткән БР Хөкүмәте Президиумы утырышында “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” БР закон проекты расланды.

Бу документ ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга социаль ярдәм чараларын көчәйтү максатында БР Мәгариф министрлыгы тарафыннан төзелгән.

Үзгәрешләр тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләргә бирелгән балаларны карау өчен ай саен түләнүче пособиене, опекага бала алган әти-әниләргә түләүләрне 2018 елның 1 гыйнварыннан 16,3 процентка арттыруны күзаллый.

Атап үтелгән түләүләр соңгы тапкыр 2015 елның 1 гыйнварыннан биш процентка арттырылган булган. 2018 елда законны гамәлгә ашыру чыгымнары 223,2 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу акчалар киләчәк ел бюджетына салынган.

Кабул ителгән закон проектлары республика парламентына юнәлтелгән.
Читайте нас