Ышаныч
+20 °С
Дождь
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Җәяүлене үткәрмәсәң

Русия Президенты Владимир Путин автомобильчегә җәяүлене үткәрмәгән өчен штрафны арттыру турында законга 31 октябрьдә кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин автомобильчегә җәяүлене үткәрмәгән өчен штрафны арттыру турында законга 31 октябрьдә кул куйды. Административ хокук бозулар турында кодекска кертелүче төзәтмәләргә ярашлы “юл хәрәкәте кагыйдәләренең җәяүле, велосипедчы һәм юл хәрәктендә башка катнашучыларга юл бирү таләпләрен үтәмәгән өчен” штрафның яңа күләме билгеләнә. Штраф элеккеге 1500 сум урынына, 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Өстенлек белән файдаланучы җәяүле, велосипедчыга юл бирмәгән өчен водительгә шундый җәза билгеләнә.

ЮХХДИ бүлеге.
Читайте нас