Бу үзгәрешләр васыять, ышаныч кәгазе (доверенность) тутыру һәм алыш-биреш башкару, шулай ук гражданнарның медицина һәм башка оешмаларга хәйрия эшләүгә бәйле, алар медицина оешмаларында стационар шартларда дәваланучы кешеләрнең васыять, ышаныч кәгазьләре тутыру, алыш-биреш эшләүләренә кагыла.
РФ Гражданлык кодексының 160 статьясының яңа редакциясе гражданлык характерындагы алыш-биреш итүче кешенең култамгасы үзе эшләгән оешма тарафыннан расланырга мөмкинлеген күзаллый. Әгәр гражданин үзаллы култамга куя алмый икән, имзаны ул стационар шартларда дәваланган медицина оешмасы администрациясе куя ала.
Социаль хезмәтләндерү стационар оешмаларда яшәүче балигъ булган эшкә сәләтле гражданнарның ышаныч кәгазьләре мондый оешма администрациясе яки халыкны социаль яклау органы җитәкчесе (урынбасары) тарафыннан расланырга мөмкин.
Үзгәрешләр шулай ук РФ Гражданлык кодексының (РФ ГК икенче өлеше) 582 статьясына да кагылды. Анда хәйрия чараларын гражданнарга, медицина, мәгариф, социаль хезмәтләндерү оешмаларына һәм башка шуларга охшаш оешмаларга тапшыру күзаллана. Үзгәрешләр кертелгәнче законның элекке редакциясендә хәйрияне гражданнар, дәвалау, тәрбия бирү, социаль яклау һәм шуңа охшаш учреждениеләр файдасына эшләргә рөхсәт ителә иде.
“Дәвалау учреждениесе” сүзе “медицина оешмасы” дип үзгәртелде.