Ышаныч
+3 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Тиз арада ачылган

Бу ай башында район авылларының берсендә шәхси йорттан әйбер урлауга бәйле җинаять полиция бүлегендә теркәлгән.

Бу ай башында район авылларының берсендә шәхси йорттан әйбер урлауга бәйле җинаять полиция бүлегендә теркәлгән.
Җинаять эше материалларыннан күренүенчә, күрше районнан шәҗәрә бәйрәменә килгән гр. Х. спиртлы эчемлек эчеп алганнан соң, нинди дә булса өйгә кереп урлашырга була. Шушы максатта авыл читендәге өйнең тәрәзәсен ватып керә һәм кием-салым, савыт-саба, көнкүреш әйберләре, балык тоту кирәк-яракларын урлап чыгып, ерак түгел агачлар арасына илтеп яшереп куя. Тик полиция хезмәткәрләренең оста эше ярдәмендә генә җинаятьче тиз арада кулга алынды, ә урланган әйберләр хуҗасына кайтарып бирелде.
Гр.Хны мондый җинаять кылырга нәрсә этәргән? Эчкечелек, аракы сөреме кешенең аңын томалый, ул кылган гамәлләренә җавап бирми. Гр.Хга карата җинаять эше кузгатылды, аңа моның өчен алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Быел район территориясендә исерек хәлдә 77 җинаять кылынган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда тугыз җинаятькә күбрәк.
Гөлназ Әхмәтова, тикшерүче, юстиция капитаны.

Читайте нас