Ышаныч
+16 °С
Ясно
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Тикшерүченең дөрес эшенә кеше язмышы бәйле

Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлекчәсе

Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлекчәсе тарафыннан агымдагы елның ун аенда гражданнарның законлы ихтыяҗларын җинаятьчел кул сузулардан яклау өчен хокук саклау органнары, судлар, прокуратура, авыл биләмәләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар күрелде. Җинаятьчелеккә каршы тору буенча күрелгән чаралар райондагы оператив хәлне күзәтүдә тоту мөмкинлеге бирде.

Статистика күрсәткечләренә анализ елның бу чорында район территориясендә 195 җинаять очрагы теркәлүен, ә аларның ачылу дәрәҗәсе 72,8% тәшкил итүен күрсәтә. Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хәлне тотрыкландыру, шәхескә каршы авыр җинаятьләрне, кеше милкен урлау очракларын булдырмау һәм ачыклау максатында район территориясендә атна саен шәхси составтан күбрәк кешене җәлеп итеп рейдлар үткәрелә. Урлашу һәм гражданнар әйберен алдап алу очракларын булдырмау өчен кеше күп җыелган җирләрдә кисәтү мәгълүматлары булган памяткалар таратыла.

Иң мөһим урыннарның берсен тикшерү алып тора. Тикшерүченең дөрес эш итүеннән җинаять эшләре барышы һәм кеше язмышы бәйле. Узган чорда тикшерү бүлекчәсе каравында 84 җинаять эше иде, шуның 33 кешегә карата кузгатылган 31 эше тикшерелеп, судка юнәлтелде. Тикшерү барышында закон, гражданнарның хокук һәм ирекләрен бозуга юл куелмады.

Илфак Хәкимов, юстиция подполковнигы.
Читайте нас