Көн саен РФ мировой судьялары транспорт чарасына идарә итү хокукын чикләү турында йөзәрләгән карар чыгара. Бу процедура административ җәзаны башкаруга кагылышлы сораулар тудыра.
Шушы эшнең иң мөһим аспектларының берсе чикләү чорының башлану һәм таныклыкны тапшыру вакытларына кагыла. Әлеге вакытта шундый тенденция күзәтелә: водительләр транспорт чарасына идарә итү хокукыннан суд белән мәхрүм ителгәннән соң да таныклыгын тапшырмый. Сәбәпләре төрле: берәүләр мондый җаваплылык турында белми, икенчеләре белә торып та эшләми.
Административ хокук бозулар турында кодекс белән каралганча суд карары законлы көченә кергәннән соң, өч көн эчендә водитель таныклыгын бу төр административ җәзаны башкаручы органга тапшырырга, ә аны югалткан очракта бу хакта шул ук вакыт эчендә хәбәр итәргә кирәк.
Әгәр транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән гражданин таныклыгын тапшырудан качып йөри икән, мәхрүм итү вакыты өзелә һәм таныклыкны тапшырганнан соң гына исәпләнә башлый.
Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, таныклыкны ЮХХДИ бүлегенә водитель үзе тапшырырга тиеш. Бу гражданин транспорт чарасына идарә итү хокукын югалтканын, ә таныклык тик җәзаны башкару максатында башкарылуын аңласын өчен эшләнә. Закон куйган таләпләрне ул үз ирке белән эшләргә тиеш, беркем дә аны эзләп, таныклыгын көч белән тартып алмаячак.
Водитель таныклыгын тапшырганда аңа ике экземплярда (берсе ЮХХДИга, берсе үзенә) бланк тутырырга туры килә, анда таныклыктан мәхрүм итү турында эшне караган мировой судьяның исем-шәрифләрен, карар номерын, үз паспортының сериясен һәм санын күрсәтергә тиеш. Хокукны кире кайтару вакыты җиткәч, таныклыкны алу өчен гаризаңның үз экземплярыңны күрсәтү җитә.
Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү төсендә административ яки җинаять җаваплылыгына тарттырылган кешегә таныклык аның Юл йөрү кагыйдәләрен белүен Дәүләт автоинспекциясендә тикшергәннән соң гына кире кайтарыла. Тикшерү юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшыруны күзаллый.
Шулай итеп, водитель таныклыгын тик ЮХХДИга юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырганнан, административ штрафларны түләгәннән, транспорт чарасына идарә итүгә каршылыклар юклыгына медицина тикшерүе үткәннән соң гына кире кайтара ала.
Агымдагы елның гыйнварыннан бүгенгә кадәр район буенча транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 20дән артык граждан таныклыкны тапшырудан качып йөри.
Павел Крапивин, ЮХХДИ инспекторы, полиция лейтенанты.