Ышаныч
+14 °С
Ясно
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Скутер, мопед, квадроцикл куркыныч мавыгу икәнен онытмагыз!

Җәйге чорда мототехника катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары саны арта, төп сәбәп — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.

Җәйге чорда мототехника катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары саны арта, төп сәбәп — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Өстәвенә, алар — иң сакланмаган хәрәкәт чаралары, хәтта кечкенә бәрелешләр дә, ә кайбер чакта егылу да, җитди, күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
Әйе, әлбәттә, балаларның күпчелеге мопед, скутер, квадроцикл алдыру хыялы белән янып яши. Әмма ата-аналарга шушы хыялларын гамәлгә ашырганчы, балаларының шушы хәрәкәт чараларында кайда йөрүләре турында уйлансын иде. Балалар транспорт агымына эләгеп, каушап калырга, куркырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәвеф тудырырга мөмкин. Нәкъ шушы очрак еш кына юл-транспорт фаҗигаләре тудыра да инде. Үкенечкә каршы, ата-аналар балаларына скутер, мопед, квадроцикл алып, 16 яше тулмаганнарга юлга чыгу тыелуын игътибарга алмый. Ике тәгәрмәчле транспорт чарасы хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә ашыкмый.
Павел Крапивин, ЮХХДИ инспекторы.
Әйткәндәй, быел 22 балигъ булмаган үсмер административ җаваплылыкка тарттырылган, шуларның өчесе — руль артына исерек килеш утырган өчен. Калганнары, нигездә, транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы, шулай ук мотошлемы булмаган өчен.

Читайте нас