Балаларның юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булу һәм сәламәтлекләренә зыян алу очраклары арта. Кайбер фаҗигаләр — водительләр, ә кайберләре җәяүлеләр гаебе белән килеп чыга. Ә нәтиҗәсе бер — кемнеңдер өзелгән гомере, якыннары өчен ачы кайгы. Шушы хакта ЮХХДИ инспекторы Айдар Галиев белән әңгәмә кордык.
— Бүген мопедың булу күп бала өчен — хыялның иң зуры һәм әти-әниләр баласының бу теләген үтәргә ашыга. Әмма монда алар хәвефсезлек кагыйдәләрен онытып җибәрә...
— Һичшиксез, балаларыбызны яратабыз һәм аларга тик игелек телибез. Барлык яхшы эшләрен һәм уңышларын бүләкләргә тырышабыз. Әмма, чыннан да, балага велосипед, скутер, мопед сатып алганда һәркем дә баласының Юл йөрү кагыйдәләрен беләме, юкмы икәнлеге турында уйламый.
Мототранспортка идарә итү авыр түгел, һәм аңа һәркем, хәтта бала да өйрәнә ала. Ләкин юлда бу гына җитми әле. Балаларга вакытында юллардагы төрле хәлләрдә үзеңне тота белергә, сак булырга өйрәтергә дә кирәк. Ә әти-әниләргә иң киң таралган хата — “минем белән мөмкин” принцибы буенча эшләргә ярамый. Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен ничек бозарга икәнлеген үз үрнәгегездә күрсәтәсез икән, балагыз үзе генә калгач, шуны ук кабатлаячагы көн кебек ачык.
— Айдар Әлфәтович, әйдәгез әти-әниләрнең исләренә төшерик, йөрәк парәләренә ничә яшьтән мопедка утырырга рөхсәт итәргә мөмкин? Һәм закон белән билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен нинди җаваплылык каралган?
— Мопед (скутер) Юл йөрү кагыйдәләренең 1.2 пунктына ярашлы механик транспорт чарасы булып исәпләнә, һәм аңа идарә итүченең «М» категорияле водитель таныклыгы булырга тиеш, аны 16 яшьтән алырга мөмкин. Балалар да, өлкәннәр дә тиешле категорияле водитель таныклыгы булмый торып, йөргән өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф төсендә административ җаваплылык каралуын, ә идарә итүне шундый ук кешегә тапшырган очракта 30 мең сум штраф салынуын белергә тиеш. Моңардан тыш, водитель ике тәгәрмәчле транспорт чарасына идарә итүдән читләштерелә, ә мопед (скутер) штрафстоянкага озатыла. Административ җаваплылык гражданнарга 16 яшь тулганнан соң йөкләтелә. Әгәр мототранспорт водителенә 16 яшь тулмаган икән, административ хокук бозу турында протокол аның әти-әнисенә карата төзелә.
— 16 яшькә җитмәгән балалар транспорт чарасына идарә итүдән тыш, тагын нинди хокук бозулар еш очрый?
— Иң еш очраучы хокук бозу — пассажирлар йөртүдә закон бозулар. Пассажирны тик водитель таныклыгын кимендә ике ел элек алган, ягъни ике ел водитель стажы булганнар гына йөртә ала. Шулай ук исегезгә төшерәм, мототранспортта йөргәндә хәвефсезлек нигезе — шлем. Бу кагыйдәне бозган өчен 1000 сум күләмендә административ штраф алырга мөмкин.
Саннарга килгәндә, ел башыннан мототранспорт катнашлыгында — 54, шул исәптән балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән 16 хокук бозу очрагы ачыкланган.
— Сүзебез ахырында әти-әниләргә нәрсә әйтер идегез?
— Әти-әниләр ягыннан битарафлык күрсәтелә икән, юлларда балаларның хәвефсезлеген тик ЮХХДИ хезмәте көче белән генә тәэмин итеп булмый. Балагызга яше җитмичә транспорт сатып алырга ашыкмагыз. Кыйммәтле бүләк ясар алдыннан, баланың транспорт чарасына идарә итү тәҗрибәсе булмау аянычлы хәлгә китерергә мөмкинлеге турында уйлагыз. Юл хәрәкәте хәвефсезлегенә гамьсез караш бәясе — гомер икәнен онытмагыз. Балаларыгызның киләчәге турында уйлагыз! Аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклагыз!