Бу көнне район мәктәпләре укучылары халыкка яшелчә-җимеш, үз куллары белән эшләнгән әйберләр, сөт продукциясе, агач үстентеләре һ.б. тәкъдим итте. Үз товарына матур итеп реклама ясап, оста итеп сату иткән балаларга карап күңел шатланды. Ярминкәгә килгән һәр кеше кирәк әйберен сатып алып, канәгать булып, күтәренке кәефтә кайтып китте. Бирегә җыелучылар бай эчтәлекле концерт программасы да карап куанды.