Шулай, башлап эш эзләүче һәм эшсез дип табылган ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга эшсезлек буенча пособие, шулай ук һөнәри белем алу, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте аша өстәмә һөнәр үзләштерү вакытына стипендия билгеләнә.
Югарыда атап үтелгән, элегрәк мәшгульлек хезмәте юнәлтүе буенча укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнаштырылган, җәмәгать эшләрендә катнашкан, белем бирү программаларында каралган производство практикасы үткән кешеләр башлап эшкә баручы (элегрәк эшләмәгән) дип табыла.
РФ субъектында уртача айлык хезмәт хакы күләмендә исәпләгән пособие һәм стипендия түләү вакыты алты айдан арта алмый.
Эшсез буларак теркәлгән көннән соң алты ай үткәч, шулай ук 23 яшь тулгач, эшсезлек буенча пособие һәм стипендия эшсезлек пособиесенең район коэффициентына арттырылган минималь күләмендә түләнә.