Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
23 декабрь 2020, 16:45

Лаеклы хезмәте югары бәяләнә

Улына лаеклы тәрбия биргән өчен әнисе Рәхмәт хаты алган.

Һәр әти-әни өчен балалары уңышы, бәхетеннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Бала ничә яшьтә булуга, нинди вазыйфалар биләүгә карамастан, әти-әнисе өчен сабый булып кала. Һәркемнең тормышында беренче урында әти-әнисе үрнәге тора, аннары укытучылары, остазлары ярдәме өстәлә.
Аскын авылыннан Рәмис Фәдисов тормыш һәм хезмәт юлында ирешкән уңышлары өчен әтисе Фәдис Рәхимҗан улына, әнисе Лилия Суфиян кызына, беренче укытучысы Вера Артамоновага, һөнәр сайларга ярдәм иткән сыйныф җитәкчесе Гөлсем Муллаяровага рәхмәтле. Рәмис тырышып укып, Аскын 1нче мәктәбен медальгә тәмамлагач, Уфа дәүләт авиация-техник университетында белем алып, инженер-механик белгечлеге үзләштерә. Аннары һәр ир-егет өчен изге булган бурычын үти — Свердловск өлкәсендә хәрби хезмәт үтеп кайта. Армия сафларында үрнәкле хезмәт итеп кайткан егетне эшкә полиция бүлегенә теләп кабул итәләр. Биредә ул эксперт-криминалист вазыйфасын башкара, үзен тик яхшы яктан күрсәтә. Шул ук вакытта БДУның Бөре филиалында укып, икенче югары юридик белем ала. Быел җәй аны Чечен республикасына алты айлык командировкага җибәрәләр. Анда да ул сынатмый, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкара. Моны күптән түгел әнисе исеменә Төньяк Кавказ федераль округыннан полиция полковнигы А.А.Щукин култамгасы белән килгән Рәхмәт хаты ачык дәлилли.
Хатта шундый юллар бар: “Хөрмәтле Лилия Суфиян кызы улыгыз, полиция өлкән лейтенанты Рәмис Фәдисов Русия Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләренең вакытлы оператив төркемнәр составында Чечен республикасының Төньяк Кавказ төбәгендә командировкада. Шәхсән үземнән һәм оператив төркем җитәкчелеге исеменнән улыгызга үрнәкле тәрбия биргәнегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Улыгыз Рәмис Фәдис улы тырыш хезмәте белән эчке эшләр органнары алдына Русия Федерациясе территориясенең бөтенлеген, җәмәгать тәртибен саклау, Төньяк Кавказ төбәгендә гражданнар хокуклары һәм ирекләре, законнар үтәлешен тәэмин итү буенча куелган бурычларны үтәүгә ярдәм итте. Рәмис Фәдис улы үзен тик яхшы яктан, намуслы, җаваплы хезмәткәр, югары класслы белгеч итеп күрсәтте. Ул оештыру сәләтләренә ия, катлаулы һәм куркыныч хәлләрдә дә салкын канлылык, чыдамлык күрсәтеп, бар көчен, осталыгын эшкә җигеп билгеләнгән максатка ирешә ала. Шундый ул үстергәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт!”.
— Тормыш иптәшем Фәдис Рәхимҗан улы бәләкәйдән әтисез калып, ятимлек авырлыкларын үз иңендә кичергән. Шуңа да кызыбыз Алиса белән улыбыз Рәмис лаеклы белем алып, тормышта үз юлларын тапсын өчен бар тырышлыгын салды. Ал-ял белми эшләп, гаиләне бар яклап та тәэмин итәргә тырышты, балаларны түләүле шартларда булса да укыттык, һөнәр алырга ярдәм иттек. Тик, ни үкенеч, үзе генә улыбызның бу уңышларын, кызыбызның бәхетле гаиләсендә сөеп туймас оныгыбыз Аделина үсеп килүен күрә алмый шул, гомере иртә өзелде, — дип яшьле күзләрен сөртте Лилия Суфиян кызы.
Хезмәт бурычларын чит җирләрдә дә хокук саклаучы исеменә тап төшерми лаеклы үтәүче якташыбыз Рәмис Фәдис улының Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әнисенә икеләтә шатлык өстәп туган йортына исән-имин кайтуын телибез.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: