Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
9 декабрь 2020, 12:35

Законнар бар – үтәлеше начар

Башкортстанда өч яшүсмер үлеме аркасында контрольсез терлек көтү турындагы закон яңадан каралачак.

Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары контрольсез көтүләр өчен җәзаны күздә тоткан законны яңадан карарга уйлыйлар. Бу карарның сәбәбе өч яшүсмернең ат һәм колын белән авариядә үлүе.
“Закон буларак, бу проблема илнең башка төбәкләренә караганда бездә яхшырак көйләнгән. Тик законның никадәр эффектив тормышка ашырылуын тикшерү сорала. Терлекләрен караусыз калдыручыларга күзәтчелек ителәме, гаеплеләргә чара күреләме?” - дип аңлатма бирде парламент рәисе Константин Толкачев.
Аның сүзләре буенча, штрафларның артыру гына зур үзгәрешкә китермәячәк. Соңгы елларда статистиканы өйрәнү, закон проектын берьюлы яңадан карау өчен берничә бүлекне җәлеп итү планлаштырыла: ЮХХДИ, Юстиция министрлыгы һәм Ветеринария идарәсе. Парламент рәисе хайваннарны микрочипларга тәкъдим итте. Бу юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтергә, караусыз терлек хуҗаларын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта терлекләрне караусыз өчен штрафлар бар: гражданнар өчен - 1 -3 мең, түрәләр өчен - 5 меңнән 8 меңгә кадәр, юридик затлар өчен - 15 меңнән алып 20 мең сумга кадәр.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: gorobzor.ru
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: