Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
31 июль 2018, 14:11

Урлашу ачыкланды

Агымдагы елның маенда

Агымдагы елның маенда Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлекчәсенә гр.У. өенә билгесез кеше кереп, акчасын урлавы турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Тикшерү төркеме җинаять эше кузгатты: билгесез кеше Ярма-Ялан авылында өйдә хуҗабикәнең һәм башка беркемнең дә булмавыннан файдаланып, гражданка У.ның өенә рөхсәтсез кереп, 30000 сум акчасын урлый.

Тикшерү барышында ачыклануынча, моны гр.В. башкарган. Аңа гаепләү белдерелде. Җинаять эше Караидел районара судына юнәлтелде. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, гр.У.га китерелгән зыян тулысынча кире кайтарылды. Шушы җинаять эшен карау буенча судта гр.В. гаепле дип табылды һәм барлык хәлләрне исәпкә алып, шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү төсендә җәза бирелде.

Илфак Хәкимов, тикшерү төркеме начальнигы, юстиция подполковнигы.
Читайте нас: