Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
29 Май 2018, 11:59

Тиз арада ачылды

Агымдагы елның мартында полиция бүлегендә шәхси йорттан милек урлауга бәйле җинаять теркәлде.

Агымдагы елның мартында полиция бүлегендә шәхси йорттан милек урлауга бәйле җинаять теркәлде.

Шулай, җинаять эше материалларыннан күренүенчә, гр.Ф. һәм гр.Т. спиртлы эчемлек сатып алу өчен бурычка акча сорап тору нияте белән үзләренең танышлары гр.Х өенә киләләр. Хуҗа кеше ишеген ачмагач, ихатада торган тракторның аккумуляторын сату өчен салдырып алып китәләр. Арытаба аны сатып, аракы алалар. Полиция хезмәткәрләренең эшне кызу тотуы ярдәмендә җинаять тиз арада ачылды, аларга карата “алдан сүз куешып, бер төркем кеше тарафыннан башкарылган урлашу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылды, урланган әйбер тартып алынды һәм хуҗасына кайтарылды.

Әлеге вакытта гр.Ф. һәм Т.не РФ Җинаятьләр турында кодексының 158 статьясы 2 кисәге “а” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләү эше Караидел районара судында карала. Мондый җинаять кылган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Илфак Хәкимов, тикшерү төркеме начальнигы, юстиция подполковнигы.
Читайте нас: