Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
22 Май 2018, 12:13

Җитешсезлекләр табылды

Район прокуратурасы таләбенә ярашлы “Танып” сәүдә үзәген янгын хәвефсезлеге турында закон таләпләренә туры китерү буенча чаралар күрелде.

Район прокуратурасы таләбенә ярашлы “Танып” сәүдә үзәген янгын хәвефсезлеге турында закон таләпләренә туры китерү буенча чаралар күрелде.

Район прокуратурасы тарафыннан Караидел янгын сагы бүлекчәсе хезмәткәрләрен җәлеп итеп, Аскын авылындагы “Танып” сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеге турында закон таләпләре үтәлешенә тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында закон таләпләренең 28 тапкыр бозылу очрагы ачыкланды. Атап әйткәндә, 32, 33, 34 санлы бутикларда түшәмнәре тиз янучы пластик панельләрдән эшләнгән; бинада кешеләрне эвакуацияләү юллары янгын хәвефсезлеге билгеләре белән җиһазланмаган; бинаның ике катында да эвакуация планнары ГОСТ таләпләренә туры килми; сигездән артык янгын сүндергечнең гамәлдәге вакыты үткән һәм кулланырга яраксыз булып чыкты.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча сәүдә үзәгенең хуҗасы булган “Агропродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорына карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 20.4 статьясы 1 кисәге буенча административ эш кузгатылды, аны карау нәтиҗәсендә 8000 сум штраф бирелде.

Булган җитешсезлекләрне бетерү максатында директорга күрсәтмә бирелде, ул каралды һәм башкарылды, вазифалы бер шәхес дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне тулысынча бетерү район прокуратурасы күзәтүендә.

Район прокуратурасы.
Читайте нас: