Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
17 апрель 2018, 13:43

Кесә телефоны

2018 елда Аскын районының белем бирү учреждениеләрендә

2018 елда Аскын районының белем бирү учреждениеләрендә кесә телефоннары урлауларның дүрт очрагы теркәлгән: өчесе — мәктәптә укучыларның, берсе “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында балигъ булмаган Г.ның. Шулай, 2018 елның 3 апрелендә билгесез кеше Үрмияз мәктәбендә чит телләр кабинетыннан балигъ булмаган А.ның 6999 сумлык кесә телефонын урлаган.

Кесә телефоннарын урлауларның төп сәбәбе — әти-әниләр балалары дәресләр һәм дәрестән соң вакытта һәрчак элемтәдә булсын өчен кыйммәтле кесә телефоннары алып бирә. Балалар аны мәктәпкә алып бара, сыйныфташлары һәм дусларына күрсәтеп мактана, бу, нәтиҗәдә, телефонны урлауга китерергә мөмкин. Урлашу өчен җинаять җаваплылыгы ундүрт яшьтән башлануын онытырга ярамый. Шулай ук балалар телефоннарын югалталар да, моның сәбәбе — үз милкеңә гамьсез караш, җавапсызлык. Аннары әти-әниләре тиргәүдән куркып, урладылар дип алдашалар. Һәр әти-әни балаларына телефоннарны, акчаларны саклап йөртергә, аларны кием кесәләрендә, коридорда һәм класста караучысыз калдырмаска кирәклеген аңлатырга тиеш. Шулай ук балаларга урлашкан өчен җавап бирергә туры киләчәген аңлату зарур. Әгәр балагыз өйгә ят телефон алып кайткан икән, аны кайдан алганлыгын ачыклагыз, бәлки, табып алгандыр, аннары хуҗасын табарга һәм кайтарып бирергә тырышыгыз. Ә хуҗасын таба алмаган очракта телефонны полиция бүлегенә илтеп бирегез, полиция хезмәткәрләре телефон хуҗасын табып, кайтарып бирәчәк.

Ләйсән Хисаметдинова, балигъ

булмаганнар эшләре буенча

өлкән инспектор.
Читайте нас: