Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
9 февраль 2018, 13:26

Ата-ана — балалары өчен үрнәк

Гаиләдә үсеш, тәрбия, аң-белемгә нигез салына.

Гаиләдә үсеш, тәрбия, аң-белемгә нигез салына. Әти-әниләр балалары өчен үрнәк булып тора. Үкенечкә каршы, үрнәк һәм тәрбия алымнары гына һәрчак уңай булмый.

Хәзерге заманда балалар белән кырыс, хәтта рәхимсез мөгамәлә зур проблемага әйләнде. Баланы кыерсыту, җәберләүләр аның психикасына начар йогынты ясый, тирән эз сала. Гаиләдә балаларга кырыслык күрсәтү, җәберләүләрнең төп сәбәбе — әти-әниләрнең наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелеге, социаль проблемалар, бу чакта алар үз гамәлләренә җавап бирми һәм ачуын балада чыгара. Еш кына әти һәм әниләр баланы тукмау — тыңлашмаган өчен җәза бирү ысулы, дип исәпли. Һәр әти-әни тәрбияләү белән рәхимсезлек күрсәтү арасындагы чикне төгәл белергә тиеш. Чөнки җәза бирүнең максаты — баланы яманны яхшыдан аерырга өйрәтү. Әгәр тәрбия чаралары бала өчен тәнендә җәрәхәтләр (күгәрү, сыну, киселү, пешү) калдыручы җәзалауга әверелә икән, бу инде физик көч куллану, җәберләүгә керә. Бала тәнендәге җәрәхәтләр — ул күңеленә иң якын кешеләре салган яра. Шулай, узган елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлекчәсендә РФ Җинаятьләр турында кодексының 116 статьясы буенча җинаять очрагы теркәлде: гр.Т.Ю. тәрбияләү йөзеннән балигъ булмаган кызын Т.Р.ны каеш белән кыйный.

Рәхимсезлек сугу һәм кыйнауларда гына түгел, ә балигъ булмаганнарны озак вакытка берүзен бикләп кую, ашавын чикләү, һәрдаим абруен төшерү, мыскыллауларда да күренергә мөмкин. Мондый гамәлләр өчен РФ Җинаятьләр турында кодексының 156 статьясы белән җаваплылык каралган. Район территориясендә гр.Г шушы статья буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Ул үзенең бәләкәй балаларын азыксыз, җылытылмаган салкын бүлмәдә тышкы яктан йозакка бикләп, танышларына китә.

2017 елда балигъ булмаган балаларын тиешенчә карамаган һәм тәрбияләмәгән өчен 82 әти-әни административ җаваплылыкка тарттырылды. Мисал өчен, узган елның апрелендә гр.С өендә балалары алдында спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Әнисенең һәрчак эчүеннән җиләп, кызы Ш. үз-үзенә кул салу максатында таблеткалар йота. Моңардан соң ул Аскын үзәк район дәваханәсенә салына.

Әгәр сезгә балигъ булмаганнар белән кырыс мөгамәлә итү, җәберләү яки тиешенчә карамау, тәрбияләмәү очраклары турында билгеле булса, яки күрергә туры килсә, балаларның гомерен һәм сәламәтлекн сакларга ярдәм итү максатында Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлекчәсенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Ләйсән Хисаметдинова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор.
Читайте нас: