Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
26 гыйнвар 2018, 14:33

Ялган ОСАГО полислары кулланган өчен

Гамәлдәге законнарга ярашлы, ялган ОСАГО полислары кулланган, шулай ук страховка түләүләрен алуда катнашкан, юл-транспорт фаҗигасе турында ялган документлар эшләгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, ялган ОСАГО полислары кулланган, шулай ук страховка түләүләрен алуда катнашкан, юл-транспорт фаҗигасе турында ялган документлар эшләгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Әгәр водительнең ОСАГО полисы ялган икәнлеге ачыкланса, Административ хокук бозулар турында кодексының 12.37 статьясы 2 кисәге таләпләренә ярашлы, бу автогражданлык җаваплылыгы страховкасы юклыкка тиңләштерелә һәм административ штраф салу белән яный.

Моңардан тыш, белә торып ялган ОСАГО полисын кулланган, шул исәптән аны ЮХХДИ хезмәткәрләренә күрсәткән өчен РФ Җинаятьләр турында кодексының 327 статьясы 3 кисәгенә ярашлы җинаять җаваплылыгы каралган.

Ялган ОСАГО полисын юл фаҗигасендә күрелгән зыянга түләүләр алу өчен страховкалау компаниясенә күрсәтү, шулай ук страховкаланучыны алдап страховка түләүләре алу буенча башка гамәлләр РФ Җинаятьләр турында кодексының 159.5 статьясына ярашлы, страховкалаулар өлкәсендә мошенничество булып исәпләнә һәм 120 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки 360 сәгатькә кадәр вакытка мәҗбүри эшләр, яки 1 елга кадәр холык төзәтү эшләре, яки 2 елга кадәр иреген чикләү, яисә 2 елга кадәр ирексезләп эшләтү, яисә 4 айга кадәр арест белән җәзалана. Әйтергә кирәк, җинаять җаваплылыгы чаралары тулысынча автостраховкалау полислары белән файдаланучыларга карата гына кулланыла ала. Бөлгенлеккә калган һәм таркалган компанияләрнең полислары булганнарга страховка компенсацияләре генә түләнмәячәк.

Белә торып яки белмичә ялган полис сатып алган, аның ялганлыгын белеп, полиция бүлегенә үзаллы мөрәҗәгать иткән водительләр өчен җаваплылык каралмаган. Мондый очракларда водитель шаһит сыйфатында үтә, ә җинаять эше ялган продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче кешеләргә карата кузгатыла.

Шуны исәпкә алырга кирәк, ялган ОСАГО полисы белән йөргән водитель юл-транспорт фаҗигасендә гаепле булса, китерелгән зыянны үз кесәсеннән түләячәк.

Район прокуратурасы.
Читайте нас: