Ышаныч
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
29 октябрь 2021, 16:50

Һөнәремне сайлап ялгышмадым

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Водительләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 31 октябрьгә туры килә. Әйе, водитель эше карап торганда гына җиңел кебек тоела. Ә чынында һәрвакыт зур игътибар,  җаваплылык таләп иткән һөнәрләрнең берсе ул.

Һөнәремне сайлап ялгышмадым
Һөнәремне сайлап ялгышмадым

Аскын авылында яшәүче Мөслим Таһирҗан улы Мөхәмәтьяров гомеренең күп өлешен водитель һөнәренә багышлаган. Ул кечкенә чагыннан ук машина йөртергә хыяллана һәм туган авылы Төлгезбашта сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, күп уйлап тормый хыялын тормышка ашыру максаты белән Нефтекама шәһәрендәге 15 санлы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Монда өч ел белем ала һәм Аскынга кайтып Авыл хуҗалыгы техникасы оешмасына (СХТ) эшкә урнаша. Биредә озак эшләргә туры килми, яшь, дәрте ташып торган егет башка җирләрдәдә эшләп карарга тели һәм Свердловск өлкәсенә чыгып китә. Анда ул торба һәм моторлар җитештерү заводында эшли башлый. Тугыз елның үткәне сизелми дә кала, Билгеш кызын очратып, танышып китәләр һәм гаилә коралар. Күпме генә читләрдә йөрсәң дә, туган як барыбер үзенә тарта. Мөхәмәтьяровлар гаиләсе дә күп уйлап тормый, туган якларына кайтырга карар кыла. Аскынга кайтып төпләнәләр. Уңган егеткә эш тә бик тиз табыла, район кулланучылар союзына шофер булып урнаша. Ул вакытларга да бихисап еллар үтеп киткән. Тәҗрибәле, эш рәтен яхшы белгән кеше бар җиргә дә кирәк.  Менә инде ул 14 елдан артык район мәдәният йортында шофер булып эшли. Аңа шулай ук яңа гына кайтарылган автоклубны да ышанып тапшыралар.

Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан һәрвакыт уяулык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкара. Ә Мөслим Таһирҗан улы бар гомерен диярлек шушы һөнәргә багышлап, бүген үз эшенең остасына әверелгән, тәҗрибәле водительләрнең берсе булып тора. Мөслим Мөхәмәтьяровның ике кызының уңышына сөенеп,оныкларының бәхетенә куанып яши ул.

— Мөслим Таһирҗан улы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Машинасы һәрчак төзек, эшенә җаваплы караучы, тырыш һәм тәҗрибәле белгеч ул. Нинди генә эшкә тотынмасын, җиренә җиткереп, намус белән башкара. Юл кагыйдәләренә һәрвакыт игътибарлы,  — ди район мәдәният хезмәткәрләре.

Киләчәктә дә җиңел булмаган эшендә уңышлар телибез, юлларында һәрчак яшел ут кына янып торсын.

Һөнәремне сайлап ялгышмадым
Һөнәремне сайлап ялгышмадым
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: