Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
22 март 2021, 16:55

Иң ягымлы сатучы

Һәркемне елмаеп каршы ала, товар сайларга ярдәм итә.

Безгә һәр көнне диярлек сәүдә хезмәткәрләре белән очрашырга туры килә һәм, килешәсездер, сатучысы ачык йөз белән елмаеп каршы алган кибеткә ешрак керәбез.
Наилә Солтанәхмәтова аскынлыларга яхшы таныш, чөнки “Восток” кибете сатып алучылардан бушап торганы юк. Биредә аларны азык-төлек төрләренең күплеге, товарның сыйфаты, ә иң мөһиме Наилә Наил кызының җылы карашы җәлеп итә. Ул һәр клиентның нәрсәгә өстенлек бирүен белә, шуңа күрә һәрчак нәрсә алырга, нинди яңа товар кайткан, нәрсә тәмләп карарга булуы турында һәрчак киңәш бирә. Арбаш авылында туып-үскән яшь кенә кыз 18 ел элек сәүдә тармагы гомерлек эшенә әвереләчәген белдеме икән?
— Мәктәптә укыган чагымда тормышымны медицина белән бәйләргә ниятли идем, — дип сөйли Наилә Солтанәхмәтова. — Әмма булачак тормыш иптәшем Вадимны очраткач, планнарым үзгәрде. Ләкин бу хакта бер тамчы да үкенмим.
Наилә мәктәпне тәмамлагач та, сөйгән яры белән гаилә коралар. Беренче мәхәббәт җимешләре дөньяга килгәч, яшь гаилә район үзәгенә күчеп килә. Сабые азрак үскәч, Наилә Наил кызы мәктәп киоскына урнаша, камыр ашлары белән сату итә, ә 2008 елдан алып “Восток” кибете сатучысы булып хезмәт сала.
— Бирегә эшкә килгәч, чын-чыннан үз урынымны таптым, дип әйтә алам. Кешеләр белән аралашу, товар сайларга ярдәм итү ошый, — дип сүзен дәвам итә сатучы. — Эш урынын алыштыру уе башыма килгәне дә юк. Тик бер тапкыр гына туктап тордым — икенче улым тугач, бала карау буенча отпускта булдым. Бүген хезмәттәшем белән ике көн эш, икен көн ял графигы буенча алышып эшлибез. Җитәкчебез Радик Глимхан улы бик итагатьле кеше, һәрчак хәлгә керә. Эш хакы лаеклы, вакытында түләнә.
Елдан-ел ваклап сату кагыйдәләре, касса җиһазлары үзгәрә, сатучы боларның барысын да белергә, заман белән бергә атларга тиеш. Наилә Наил кызы һәрдаим белемен камилләштерү өстендә эшли, тиешле әдәбият һәм яңалыкларны өйрәнеп бара.
Ял көннәрен ул якыннары: тормыш иптәше Вадим Зөлкиф улы һәм сөеп туймас уллары Илгиз белән Вилданга, шулай ук яраткан шөгыле — камыр ашлары пешерүгә багышлый. Ә бу ялларына һөнәри бәйрәме — Сәүдә, көнкүреш хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне туры килгән. Наилә Наил кызы бу уңайдан сөеклеләрен кекслар, шарлотка, кыстыбый пешереп сыйлаган: тату гаилә бәйрәм табыны янына җыелган. Ә икенче көнне иртә белән Наилә Солтанәхмәтова янә яраткан эшенә, яраткан сатып алучылары янына ашыга.
Алия Гыйльванова.
Читайте нас: