Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
22 март 2021, 17:05

Аскында яңа кафетерий ачылды

Күптәннән күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашкан.

Шушы көннәрдә Аскын авылында Көнкүреш йортында (сул як читтән керергә) Гөлназ Пихтовникова кафетерий ачты. Бу вакыйгага ул күптәннән әзерләнгән, 14 ел заказ буенча тортлар пешергән. Шушы еллар эчендә үз кондитер йортын ачу теләге белән янган. 2020 елда аны район хакимиятенә эшкуарлык сәгатенә чакыралар, анда үз эшен ачуның барлык вариантларын карыйлар. Гөлназ Роберт кызы октябрьдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша шәхси эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга социаль контракт нигезендә 250 мең сум адреслы социаль ярдәм ала. Бу акчаларга ул кирәкле җиһазлар сатып ала: махсус мич, өч суыткыч, кофемашина, тимер өстәлләр, кондитер витриналары, савыт-саба юу җиһазлары, клиентлар өчен өстәл-утыргычлар.
— Район хакимияте Көнкүреш йорты бинасында 32 квадрат метрлы мәйдан бүлде, анда октябрьдән тулысынча ремонт эшләдем. Түшәм, стеналарны штукатурлап, идән җәйдем. Стена һәм идәнгә плитәләр ябыштырдым. Су, канализация, электр үткәрттем, аннары электр белән җылыту тоташтырттым. Эчтә барысы да яңа кебек килеп чыкты, — дип сөйли Гөлназ Пихтовникова.
Кафетерийны ачу тантанасында район хакимияте башлыгының эшкуарлык буенча урынбасары Илдар Садрисламов катнашты. Илдар Валерьевич Гөлназ Роберт кызын эшкуарлык сәгатенә чакыруы, дәүләт ярдәме турында сөйләде һәм эшендә уңышлар теләде.
Кафетерий аскынлыларны һәм кунакларны көтеп кала. Монда күңелеңә ошаган камыр ашлары белән хуш исле тәмле чәй яки кофе эчәргә була. Бүген дә ул аскынлыларны телеңне йотарлык тәмле камыр ашлары: торт, пирожный, чәкчәк, өчпочмак, курник, кыстыбый, чебурек, зефирлар белән каршылады. Барысы да күңел биреп пешерелгән, әле генә мичтән чыккан. Әйткәндәй, ачылу тантанасында сатып алучылар күп булды, димәк, күпләр кулинария ноктасы ачылуны көткән. Мөршидә Хәсәнова хезмәттәше Гөлназ Роберт кызын тормышындагы мөһим вакыйга белән котларга гөлләмәләр тотып килгән иде.
Фәйрүзә Юнысова.
Читайте нас: