Тимерханның әтисе дә, дәү әтисе дә тимерче булганнар — икесе дә мәһабәт гәүдәле, көчле ир-атлар булып исендә калган. “Ата-бабаларым эзеннән китмәдем, чөнки миндә андый, тимер бөгәрлек көч юк, шуңа үземә йомшаграк материал — агачны сайладым”, — ди ул шаяру катыш.
Чынында исә Тимерхан Тимергазе улы авырлыклардан курка торган кеше түгел, манипуляторда агачларны тонналап күтәрә һәм моны йомычкы уйнаткан кебек кенә эшли.
Тимерхан Төлгезбаш авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Шунда ук сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, ә өлкән сыйныфлар программасын Иске Казанчы авылында үзләштерә. Моңардан соң, берничә ай ДОСААФта укый, анда егетләр армия хезмәте алдыннан квалификация алганнар. Ул вакытта юл йөрү кагыйдәләренә һәм техникага идарә итү осталыгына Анатолий Шерстобитов өйрәткән була.
— Анатолий Григорьевич бик таләпчән укытучы иде, безгә илке-салкы йөрергә мөмкинлек бирмәде, нәтиҗәдә, төпле белем алдык, йөк машинасы руле артында беренче көннән үк үзебезне ышанычлы тоттык, — дип искә ала Тимерхан Тимергазе улы.
1991 елда курсларны тәмамлагач, армиягә алына. Яшь солдатның автомобильчеләр гаскәрләренә эләгү өмете аклана. Урюпинск шәһәрендә уку үзәген тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәтен үтәчәк Вытегра шәһәренә юнәлә. Армиядән кайткач берничә елда ДСПМК, май-сыр заводы, “Сельхозэнерго” оешмаларында эшләп алырга өлгерә. Ул чакта ук Тимерханны җаваплы һәм сәләтле эшче буларак беләләр. Шуңа да Төлгезбаш авылыннан яшь эшкуар Айбулат Абдуллинның аңа бергә агач җитештерүдә эшләргә тәкъдим итүе очраклы булмый. Бу алар алдында яңа мөмкинлекләр ача, һәм агач белән эшләү елларында Тимерхан үз эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенә. — Манипуляторда мин сигез ел тирәсе эшлим, — ди Тимерхан Галимшин. — Башта бу техникага өйрәнеп китү авыррак булды, әмма акрынлап тәҗрибә тупладым, Айбулат Рәхимҗан улының киңәшләре дә ярдәм итте.
Тимерхан әйтүенчә, материал сорап күпчелек якташлары мөрәҗәгать итә. Аскында һәм район буенча төзелеш эшләре актив бара — кешеләр йорт, мунча, абзар сала, ихаталарын киртәли. Халыкка утын да һәрчак кирәк, димәк, ихтыяҗ бар дигән сүз. Баштарак пилорамалары Тимерханның туган авылында була, аннары район үзәгенә күчә һәм бүгенгә кадәр биредә эшли. Ләкин Тимерхан туган авылын ташламый, гаиләсе белән шунда яши. Тормыш иптәше Фәнилә белән өч бала тәрбиялиләр. Кызлары Аделина башлангыч мәктәптә укый, Эвелина беренче сыйныфка барырга җыена, ә уллары Ринат быел Аскын 1нче мәктәбен тәмамлаган һәм югары уку йортына керергә ниятли. Фәнилә хуҗалык эшләре белән мәшгуль, авылда бигрәк тә җәй көне эш, кем әйтмешли, тавык чүпләсә дә бетми. Тик бу Галимшиннарны куркытмый — алар күпләп мал-туар, кош-корт асрый.
Вадим Шәрәфетдинов.
Автор фотосы.