Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Урып-җыю эшләре районда тулы куәтенә бара

Шушы көннәрдә район аграрийлары ашлык культураларын урып-җыю эшенә тотынды.

Шушы көннәрдә район аграрийлары ашлык культураларын урып-җыю эшенә тотынды. Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов иң эре хуҗалыкларның берсе — “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативындагы урып-җыю эшләре барышы белән танышты, биредә арыш ура башлаганнар.
Фларит Фоат улы эш сәфәрен ындыр табагыннан башлады, анда яңа уңышны кабул итү һәм саклау шартлары белән кызыксынды. Хуҗалык җитәкчесе Илвер Солтангиров әйтүенчә, ашлык фонды тулысынча түбә астында саклана. Басудан алып кайтылган уңыш ашлык чистарту-киптерү комплексына бушатыла, аннары эшкәртелгәннән соң ашлык саклагычка илтәләр.
Район хакимияте башлыгы шулай ук өч ашлык уру машинасы, шул исәптән “Үзәк” МТСы Бөре филиалы Аскын бүлекчәсеннән урак чорына арендага алынган NEW HOLLAND TX65 комбайны эшләгән басуда да булды.
— Өч көндә 40 гектарда арышны җыеп ала алдык, тагын 230 гектар тирәсе кала, аннары арпа һәм бодай ура башлаячакбыз, — дип сөйли Илвер Закуан улы. — Быел арышның уңдырышлылыгы яхшы, гектарыннан 20 центнер тирәсе алабыз. Эшкә хуҗалыкның бөтен коллективы һәм сигез берәмлек техника җәлеп ителгән.
Хуҗалык җитәкчесе белән әңгәмә барышында Фларит Фоат улы эшкә мондый сөю хисе һәм җитди караш булганда район аграрийлары югары нәтиҗәләргә ирешәчәк, дип билгеләде. Әлегә көннәрнең аяз торуы да үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бирә. Гомумән, район буенча барлык хуҗалыклар да уракка төште. Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенгә үстерелгән уңышның 36% җыеп алынган.
Артем Белозеров.
Автор фотосы.

Читайте нас