Арбаш мәктәбендә үз эшен яратып, җаваплы башкарган укытучылар эшли. Биредә “Яхшы укытучы булыр өчен укыткан фәнеңне, белем биргән балаларыңны яратырга кирәк” дигән девизны да юкка гына сайламаганнар.
Физика укытучысы Эльза Нурисламова балаларга белем һәм тәрбия бирүгә 27 ел гомерен багышлаган. Ул Чишмә-Үрәкәй авылында туып-үскән. Бөре дәүләт педагогия институтын (Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы. — Автор искәрмәсе) тәмамлаганнан соң, туган мәктәбенә кайта һәм анда 20 ел фидакарь хезмәт сала. Соңгы җиде елда ул көн дә Арбаш урта мәктәбенә йөреп эшли.
— Төгәл фәннәр укытучысы булырымны бәләкәйдән белдем. Нәкъ шушы фән дәресләрендә кешенең дөньяга карашы формалаша. Эшемнең асылы балаларга тирә-як мохитне, аларның көндәлек тормышларында булган вакыйгаларны аңларга өйрәтүгә нигезләнә. Балалар тормышка фәлсәфи күзлектән карарга өйрәнә, гади, гадәти әйбергә карата кызыклы, мавыктыргыч караш формалаша. Язучы — әсәрләре, рәссам — картиналары, скульптор — тудырган сыннары, укытучы кеше фикерләре һәм кылыклары белән яши, — ди Эльза Гайнулла кызы.
Һәр укытучы нәкъ аның укучысы киләчәктә зур уңышларга ирешсен дигән теләк белән янып яши. Ә теләгенә ирешә икән, бу аның өчен чиксез шатлык-куаныч була.
— Ул изге күңелле, ярдәмчел, бик актив кеше. Бервакытта да беркемнең дә үтенечен кире какмый. Аны коллективта да, авылда да хөрмәт итәләр. Ул кемнәндер көтеп, кул кушырып утырырга күнекмәгән. Аның көн дәвамында башкарган эшен санап бетергесез. Хәтта тәнәфестә дә нәрсә беләндер мәшгуль, ул тәрбияви эш өчен җавап бирә: я чираттагы чара өчен сценарий яза, я балалар белән репетицияләр үткәрә, — ди аның турында мәктәп директоры Флорида Әүбакирова. Гомумән, безнең мәктәптә ниндидер эш башларга, башкарырга кирәк булса, Эльза Гайнулла кызына кушарга кирәк диләр, чөнки ул ышанып тапшырган йөкләмәне җиренә җиткереп, җаваплы башкара. Бай тәҗрибәле педагогның эшенә иҗади һәм тирә-як мохиткә гадел карашы хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора.
Мәктәп укучылары аның җитәкчелегендә район, төбәк конкурсларында катнаша.
— Безнең җиңүләр бердәм, тату коллективыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән, — ди Эльза Гайнулла кызы. — Ата-аналар да бар яклап та ярдәм итәләр. Дәресләрдән соң төрле чаралар үткәрәбез. Эльза Гайнулла кызы тормыш иптәше Дамир Камил улы белән ике балага гомер бүләк итәләр. Кызлары Алсу БДУны тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген “Башкирэнерго” җәмгыятендә башлый. Уллары Айнур 6 сыйныфта укый, зур хуҗалыкларында алыштыргысыз ярдәмче. Гаилә башлыгы вахта ысулы белән себер якларында эшләп йөри.
— Хәләлем белән балачактан бергә уйнап үстек, бер класста укыдык. Аның ярдәменнән башка уңышларга ирешүе авыр булыр иде. Үземне камилләштерү өстендә даими эшлим, заман белән бергә атлыйм. Укытучы хезмәте — дәресләрне мавыктыргыч үткәрүгә көндәлек әзерлек, материалны балаларга аңлату, җиткерү, шулай ук эшеңне ярату, җаваплы башкару. Шушы юнәлештә уңышка, теләгәнеңә ирешә аласың икән, син бәхетле, тырышлык бушка китмәгән. Әмма балаларда белемгә чаткы кабызу өчен, башта үзең янарга тиеш, — дип йомгак ясый Эльза Гайнулла кызы.