Авыл җирендә күпләр мал асрый һәм терлек авырый яки сырхаулый башласа, һәрчак мал табибына мөрәҗәгать итә.
Үз һөнәренең остасы булган Рәгыйдә Садыйкова ярдәм сорап килгән һәркемгә булышырга ашыга. Шушы өлкәдә эшләүгә егерме елдан артык гомерен багышлаган ханым бу белгечлекне яшьтән үк сайламаса да, әлеге вакытта мал табибы һөнәренә ия булганына һич кенә дә үкенми.
Ул Караидел районының Киреевка авылында дөньяга килә, әмма әти-әнисе кызчык бәләкәй чакта ук Аскынга күченә һәм Рәгыйдәнең балачагы да биредә үтә. Монда Аскын 1нче мәктәбен тәмамлый. Арытаба бухгалтер булырга карар кылган кыз, шушы тармак буенча белем ала, әмма бу аның сайлаган юлы булмаганын аңлый һәм Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Биш ел гомерен шушы һөнәрне үзләштерүгә багышлап, районга яшь белгеч булып кайта. Егерме елга якын ул район үзәгенең ветеринария лабораториясендә эшли, ә 2013 елда Аскын районы ветеринария станциясенә күчә. Бүген ул Күнгәк ветеринария участогының мөдире булып тора. Тырыш, һәрчак яңалыкка омтылган белгеч һәрдаим белемен камилләштереп торуны хуп күрә. Күптән түгел генә Рәгыйдә Хөснулла кызы Краснокама районында үткәрелгән сыер һәм таналарны ясалма аталандыру буенча XXV Республика конкурсында катнашты. Бу чарада республиканың 50 районыннан әйдәүче ветеринарлар ярышты. Яхшы теоретик һәм практик белем күрсәтеп, Рәгыйдә Садыйкова икенче урынны яулауга иреште.
— Бу чара безнең өчен конкурс булудан бигрәк, тәҗрибәләр уртаклашу мөмкинлеге бирә. Әйдәүче экспертларның чыгышын тыңлыйбыз, үзебезнең белемебезне камилләштерәбез, яңалыклар алып кайтабыз, — дип сөйли Рәгыйдә Хөснулла кызы. — Минем бу конкурска бишенче тапкыр баруым һәм үзем өчен ел саен кирәкле мәгълүмат алып кайтам.
Әлеге чара Рәгыйдә Хөснулла кызының күркәм юбилее алдыннан үткән һәм җиңүе дә аның алтын юбилеена зур бүләк булган. Сәләтле, уңган ханым хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган, барысы да хөрмәт итә. Кызы Рузанна Урал дәүләт аграр университетында белем ала, быел беренче курсны тәмамлаган. Бары тик «бишле» билгеләренә укый. Уллары Илдар да әнисен бары тик яхшы яктан гына сөендерә.
Вадим Шәрәфетдинов.
Автор фотосы.