Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тормышны, эшемне яратам

Педагогик стажы булган һәр укытучының укыту алымы, тәҗрибәсе бай, белеме тирән.

Педагогик стажы булган һәр укытучының укыту алымы, тәҗрибәсе бай, белеме тирән.
Солтанбәк мәктәбе завучы, югары категорияле башкорт теле укытучысы Розалия Факкаровага боларның барысы да хас. Мәсәлән, ул эшеңдә зур уңышларга ирешү өчен югарыда атап үтелгән сыйфатлар белән беррәттән, беренче чиратта, чын күңелдән балаларны яратырга кирәк, шулай булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип билгели.
Розалия Марат кызы укытучы булу хыялы белән балачактан янып яши. Ахирәтләре белән укытучы булып уйнаганнары бүгенгедәй хәтерендә. Хезмәт эшчәнлеге турында сәгатьләр буена сөйләргә мөмкин.
— Дәрескә кергәндә күңелем җырлый, кәефем күтәрелә, — ди Розалия Марат кызы. — Балалар белән һәр очрашуга җентекле әзерләнәм. Мәсәлән, укучыларга башкорт телендә табышмак, шигырь иҗат итәргә яисә өйрәнгән тема буенча урындагы материал җыярга тәкъдим итәм. Балаларда башкорт теленә кызыксыну уятырга омтылам. Ә инде аларның күзләрендә яңа уй-фикерләр чаткысы күренсә, димәк, дәрес башында куелган максатка ирешелгән дигән сүз. Педагогик стажым 20 елдан артык, әмма дәрестә танылган башкорт шагыйрьләренең шигъри шәлкемнәрен укыганда әле булса күңелне бер сихри көч биләп ала. Ә инде укучыларның мөкиббән китеп тыңлаулары икеләтә куанычлы.
Розалия Факкарованың балаларга булган чиксез мәхәббәте мәктәп белән генә чикләнми. Тормыш иптәше Шәрифҗан Хатипҗан улы белән Ләйсән, Илиза, Ильмира исемле кызлар тәрбияләп үстерәләр. Ә 11 ел элек тәрбиягә Артур һәм Вадим исемле малайлар алалар. Күпмедер вакыттан соң Розалия исемле кызлы, соңрак Юнир исемле уллы да булалар. Ә узган елда тату, бердәм гаилә тугыз яшьлек Иринаны да кабул итә.
— Балачактан зур гаиләле булу хыялы белән янып яшәдем, — ди педагог. — Туганының балаларын тәрбияләп үстергән әниемне күреп: үсеп үземнең гаиләне коргач, опекага әти-әни назыннан мәхрүм булган балалар алам, дип карар иттем. Хыялым гамәлгә ашты, тәрбиягә ике малай алдык. Балалар үсеп таралышкач, күңелне сагыш биләде, ямансу булып калды һәм нәтиҗәдә ирем белән тагын өч бала алдык.
Сигез бала тәрбияләп үстерү бик җиңелләрдән булмагандыр, чөнки укытучының мәктәптән дә эше ияреп кайта. Әмма вакыт үтү белән сабыйлар үсеп, кул арасына керә, ярдәмләшә башлый һәм бар да җайга салына. Бүген балалар мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаша, дәресләргә күрсәтмә материал эшләргә ярдәм итә.
— Тормыш иптәшем белән балаларга барлык уңай шартлар да тудырырга тырыштык, — ди Розалия Марат кызы. — Матди яктан гына игътибар җәлеп итмибез, иң мөһиме күбрәк вакытны алар белән үткәрергә, чын күңелдән аралашырга тырышабыз, чөнки баланың уңышлы киләчәге нәкъ шушы факторларга бәйле.
Розалия Факкарова тормышын үзгәртергә тәкъдим итсәләр, ул анда бернинди дә үзгәреш кертмәс идем, дип белдерде.
Наталья Пушкарева.
Вадим Шәрәфетдинов фотосы.

Читайте нас