Төрле өлкә вәкилләре эшләре зур игътибар җәлеп итмәгән очракта гына яхшы башкарылган дип билгели. Бу, беренче чиратта, юл төзелеше белән шөгыльләнүчеләргә карый.
Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге водителе Фидан Назыровка да бу яхшы таныш. Нәкъ шундый эшчәннәр тырышлыгы нәтиҗәсендә юллар салына, ремонтлана, төзекләндерелә.
Фидан 1985 елда Кыйгазы авылында туа. Бәләкәй чагында ук зур автомобильләр күргәч, руль артына утыру хыялы белән янып яши. Ә машина водительләре аңа чын-чынлап батырлар кебек тоела. Шул вакытта ук Фиданга киләчәктә нинди һөнәр сайлавы билгеле була.
Фидан 6нчы сыйныфны урындагы мәктәптә тәмамлый, аннары гаилә район үзәгенә күчеп килә. Ә аттестат алганнан соң, ул һөнәри училищега (хәзер авыл хуҗалыгы колледжы) укырга керә. Уку елларында аңа машина йөртү буенча практик дәресләр күңеленә бик тә хуш килә. Фидан руль артында үзен ышанычлы тота: трактор булсынмы ул, автомобильме. Берничә буын водительләр тәрбияләгән мастерлар Илнур Гайбатов белән Рифат Зинәтуллин аны һөнәр нечкәлекләренә, техниканы йөртүгә, яхшы белүгә өйрәтә.
Фидан 2004 елда имтихан тапшырып, I класслы водитель була. Шуннан башлап ул белгечлеге буенча 13 елдан артык эшли. Юл төзү-ремонтлау идарәлегендә эшли башлавының беренче көненнән үк үзен тырыш, җаваплы, максатчан эшче буларак таныта.
— Шушы гади булмаган һөнәргә осталык елдан-ел арта, — ди юл төзү-ремонтлау идарәлеге директоры Рафаэль Әхмәдиев. — Фидан тәҗрибәсен, белемен даими үстерүче водительләр исәбендә.
Фидан хезмәт эшчәнлегенең беренче көненнән үк КамАЗда йөри. Әлеге вакытта ул Щучье-Озеро — Явгильдино юлларын ремонтлауга җәлеп ителгән бригадада эшли. Ул хезмәттәшләре белән берлектә Яңа Сөеш авылыннан вак таш ташый. Фидан шушы еллар дәвамында безнең, шулай ук күрше районнар юллары төзелешендә һәм ремонтлауда катнашкан. Мәсәлән, Аскын-Балтач, Аскын-Явгильдино һ.б.
Фидан тормыш иптәше Татьяна белән Полина һәм Айгөл исемле кызлар үстерәләр. Хезмәте авыр, күп вакыт таләп итүенә карамастан, хәләле Татьяна Фиданның эшенә аңлап карый, ярдәм итә. Авыр эш көненнән соң, наз белән тулы гаиләгә кайтуы нинди рәхәт бит ул!?
Вадим Шәрәфетдинов.
Автор фотосы.