Күз алдына гына китерегез, безне хат, посылка, бандероль алу һәм җибәрү мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр, күпләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләү, акча җибәрү, гәзит-журналларга язылу урыны калмады ди. Тормышыбыз чын-чыннан тукталачак дигән сүз. Югары технологияләр яхшы, әлбәттә, әмма тугры, ышанычлы почта хезмәтеннән башка яшәү мөмкин түгел.
Надежда Мокроусова Аскын почта цехы начальнигы вазифасын 2015 елдан башкара. Аның кул астында 68 кеше эшли. Һәрберсен аңлап, уртак тел табып, килешеп эшләргә кирәк. Почта бүлеге җитәкчесе буларак, ул бөтен документ эшләрен алып бара.
— Безнең Надежда — бик җаваплы, эшсөяр, таләпчән кеше, ачык күңелле, мөлаем ханым, — ди аның турында хезмәттәшләре.
Надежда Александровна Аскында дөньяга килсә дә, Кунгур шәһәрендә үсеп, мәктәпне һәм механика-технология техникумын тәмамлый. Һәр каникулын дәү әнисе һәм дәү әтисе янында үткәрә.Техникумнан соң, яшәргә Аскынга күчә һәм почта бүлекчәсенә оператор булып урнаша. Күп тә үтми кияүгә чыга, балалары туа.
— Аскында яши башлавыма һәм тормышымны почта хезмәте белән бәйләвемә 17 ел үтеп киткән. Коллективыбыз зур һәм тату. Хәзер почта бүлекчәләре заманча шартларда эшләү өчен кирәкле җиһазлар, компьютерлар белән тәэмин ителде, ә хезмәткәрләрнең эшчәнлек төрләре артты. Алар төрле түләүләр кабул итә, товарлар сата, шуңа почта биналары кайчак сәүдә ноктасын хәтерләтә. Биредә һәркем кирәкле документ күчермәсен эшләтә, посылка, бандероль, хат җибәрә, яраткан гәзит-журналына языла ала. Авылларда почта бүлекчәсе күптәннән инде халыкның аралашу үзәгенә әверелгән. Үкенечкә каршы, хәзер алар атнага өч кенә көн эшли, — дип сөйли Надежда Александровна. — Вакытлы матбугатка язылу кампаниясенә килгәндә, бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Республика басмаларына язылу планы ел саен уртача 75 процентка үтәлеп бара. Почта хезмәткәрләре намус белән эшли, һәркем гомум эшкә үз өлешен кертә. Коллективта очраклы кешеләр юк. Барысы да эшенә җаваплы карый, чөнки эштәге зур тыгызлык тырышлык та таләп итә.
Надежда язмышын почта эшчәнлеге белән бәйләгәненә һич кенә дә үкенми, тынгысыз һәм мавыктыргыч эшен яратып башкара. Өйдә ул — сөекле тормыш иптәше, әни, килен. Надежда һәм Андрей Мокроусовларның тату гаиләсендә кызлары Юлия һәм уллары Илья үсеп килә. Буш вакытларында хәстәрлекле ханым бакча гөлләре үстерергә ярата.
Нина Николаева.
В. Шәрәфетдинов фотосы.