Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Күпереп пешкән икмәк

Халыкта “Икмәк – илебезнең төп байлыгы” дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар.

Халыкта “Икмәк – илебезнең төп байлыгы” дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар. Бер генә кеше дә, бер генә гаилә дә шушы төп азыктан башка яши алмый. “Спутник+” икмәк пешерү йорты район халкына хуш исле, тәмле икмәк сатып алу мөмкинлеге бирә.
Пекарня хезмәткәрләре биредә күптәннән эшли, бүген монда тугыз кеше аскынлыларны күпереп пешкән икмәк белән куандыра. Зилә Гайбадуллина да төп ризыкны җитештерүдә күп еллар фидакарь хезмәт сала. Мөһим эшкә 28 ел гомерен багышлаган.
Зилә Мөслим кызы билгеләвенчә, икмәк бәясен балачактан яхшы белә. Ул сигез сабый тәрбияләнгән, хезмәткә, икмәккә, аны үстерүчегә хөрмәт белән караган күп балалы гаиләдә үсә. Күпчелек нәкъ шушы икмәк пешерү йортында эшләүгә этәргеч була да инде.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү шәһәрендәге текстиль техникумында һөнәр үзләштердем, эшләдем. Әмма туган якның тарту көче өстен булып чыкты. Күп тә үтмәде, район кулланучылар союзының икмәк пешерү йортында күңелемә ятыш булган эш тә таптым, биредә бүгенгәчә эшлим, — ди Зилә Мөслим кызы. — Эшемне күңел биреп башкарам, яратам, алай булмаса хуш исле икмәк пешерү мөмкин түгел.
Әйткәндәй, бу һөнәр ияләренең эше икмәк пешерү (ун төрләп) белән генә тәмамланмый. Бүген алар “Фитнес”, “Русский”, “Илеш”, колмак, карабодай икмәкләре, багетлар, батоннар, печеньелар һ.б. пешерә.
— Икмәк-булка эшләнмәләрен пешергәндә тик табигый продуктлар гына кулланыла, консервантлар юк. Бөтен үзенчәлек шунда, — ди Зилә Мөслим кызы.
Зилә Мөслим кызының җиңел булмаган, әмма бик тә әһәмиятле эшенә тормыш иптәше Фидарис аңлап карый. Алар уллары Илмир, кызлары Айсылу һәм Ләйсәнгә төпле белем һәм күркәм тәрбия орлыклары салып үстерә. Бүген дәү әти һәм дәү әни шатлыгына оныклары Айсина үсә. Ул аларның сагынып көтеп алган кадерле кунагы.
Икмәк пешерү йортында булып, анда тырыш хезмәт салган кешеләрнең эше нинди дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлыйсың. Тырыш ханымнар пешергән хуш исле икмәк якташларыбызның өстәлендә һәрчак урын алыр, дип ышанасы килә.
Артем Белозеров.
Автор фотосы.

Читайте нас