Бу мөлаем ханымнар «Сарс» лагеренда ял итүчеләрне тәмле аш белән сыйлый.
Вәлидә Яруллина һәм Финиза Юлдашева әзерләгән аш-суны балалар бик яратып ашый. Алар биредә озак еллар хезмәт сала. Вәлидә Миңнесәет кызы Яруллинаның (уңда) лагерь ашханәсендә эшләвенә дә 10 ел булган. Уңган ханымның гомум хезмәт стажы 25 елга тигез. Ул Пермь краеннан Солтанбәккә 1996 елда килен булып төшә. Тормыш иптәше Ходайбирде Жомагилде улы белән гөрләтеп дөнья көтәләр. Зур яңа йорт бетереп чыгалар, бакчаларында җимеш-җиләкләрнең бар төре дә үсә. Авыл җирлегендә яшәгән һәр кеше кебек үк күпләп мал-туар асрыйлар, кош-корт үстерәләр.
— Тәҗрибәле, үз эшләрен намуслы һәм җаваплы башкаручы Вәлидә Миңнесәет кызы һәм Финиза Кашафраз кызы белән бергә эшләве бик җиңел. Тәҗрибәле пешекчеләр буларак, алар барнәрсәне яхшы белә, ризыкны төрләндерү өстендә эшли. Лагеребызда ял итүче балалар алар пешергән аштан бик канәгать. Ашханәдә һәрчак пөхтәлек, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, — дип сөйләде «Сарс» лагере начальнигы Алсу Фарахова.
Чынлап та, бирегә килеп керү белән коллективның татулыгы күзгә ташлана. Бар эшне дә киңәшләшеп башкаралар. Балалар да алар белән яхшы аралаша, көндәлек тәэссоратлары белән уртаклаша. Өстәл артына утырып, тып-тыныч кына тәмле ашны ашаганнан соң, рәхмәтләрен әйтеп хушлашалар.
— Балаларның шат йөзен күрү безнең өчен дә куанычлы. Алар белән сөйләшү, аралашу, көн дәвамында туплаган мәгълүматлары белән уртаклашу күңелле. Пешергән ашыңнан балалар канәгать икән, безгә дә зур шатлык, — ди Вәлидә Миңнесәет кызы.
Әйе, ашханәдәге тәмле аш исе көн буе үзенә ымсындырып, тартып тора.