Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Халык иминлеге хакына

Фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшерлар

Фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшерлар авыруларга контроль карталары тутыру, йөкле хатыннарга һәм бер яшькәчә балаларга патронаж үтү, имин булмаган гаиләләр белән эшләүдә катнашу, халыкка кисәтү прививкаларын сыйфатлы һәм вакытында ясау, аларга каршылыкларны белү һ.б. белән шөгыльләнә.

— Җылы сүз дә дәвалый, дип дөрес әйтелгән, шулай булгач, өлкән буын кешеләре безгә еш кына сөйләшеп утыру өчен дә керә, — ди Иске Мотабаш авылы фельдшеры Зилә Галимшина.

Ул Гөмбә авылында туып-үсә. Балачагында ук ахирәтләре белән “табиб” булып уйныйлар, шуның өчен Кашка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре медицина училищесына укырга керә (хәзер — Бөре медицина-фармацевтика колледжы. — Автор искәрмәсе).

Яшь белгеч Зилә Зыязтдин кызы юллама буенча Яңа Мотабаш авылына кайта. Булачак тормыш иптәше Рөстәмне дә нәкъ биредә очрата. Тик аңа озак эшләргә насыйп булмый: беренче мәхәббәт җимешләре — кызлары Илия дөньяга беренче аваз сала. Каенанасы да авырый, аны ун ел тәрбияләп карый. Монда аңа медицина белеме бик тә ярдәм итә. Зилә Зыязтдин кызына укол, төрле процедуралар эшләргә туры килә. Уллары Руслан да озак көттерми. Хәзер инде балалары үскән. Кызлары нефть институтын тәмамлаган, хәләле Илмир белән тормышта үз юлларын тапканнар. Ә Руслан әти-әнисе (әтисе Рөстәм Галимҗан улы массажист) юлын сайлап, медик һөнәрен үзләштерә — Бөре медицина-фармацевтика колледжында укый. Әти-әни кеше улларының теләген бертавыштан хуплый.

— Ун ел “Танып” шифаханәсендә эшләдем, өстәмә әзерлек үтеп, гирудотерапия һәм функциональ диагностика, массажист сертификатлары алдым, моның өчен шифаханә администрациясенә рәхмәтлемен. Менә бер ел инде Иске Мотабаш авылында фельдшер булып эшлим. Фельдшер-акушерлык пунктына медицина процедуралары үтәргә көненә 20ләп кеше килә. Шушы территориядә 81 бала исәпләнә, аларга прививкалар ясарга, шулай ук кисәтү әңгәмәләре дә үткәрергә кирәк. Пациентларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү безнең өчен олы куаныч, — ди Зилә Галимшина.

Сәламәтлекләре белән нинди генә проблема булмасын, авыл халкы, беренче чиратта, фельдшер-акушерлык пунктына килә.

— Үземне башка һөнәр иясе дип күз алдына да китермим, — ди Зилә Зыязтдин кызы. — Шушы тормыш юлы миңа язмыш тарафыннан бирелгәндер.

Нина Николаева.

Л.Закирова фотосы.
Читайте нас