Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Эшне күңел биреп башкарсаң

Радик Гыйндуллин умартачы исемен горур йөрткән әтисенең эшенә бәләкәй чагыннан ук кызыксынып карый.

Радик Гыйндуллин умартачы исемен горур йөрткән әтисенең эшенә бәләкәй чагыннан ук кызыксынып карый. Үсә төшкәч, аңа ярдәмләшә башлый. Мәктәптә укыган чагында ук очып чыккан корт күчен җыя. Киләчәктә умартачы булып, яраткан кәсеп белән шөгыльләнүдән башканы ул күз алдына да китерми ул бәләкәйдән.

Башкорт теле укытучысы булып эшләгән тормыш иптәше Диләрә Әдһәм кызы да хәзер умартачылык серләрен яхшы белә.

— Гаилә коргач, әти-әниебез бер баш корт күче бирде. Әти Радикка умартачылык нечкәлекләрен ныклап өйрәтә башлады. Китаплар сатып алдык. Хәзер мәгълүматларны Интернет челтәреннән алабыз, — ди уңган хуҗабикә.

Гыйндуллиннарның бакчаларында нинди генә агач-куаклар үсми!?

— Хозур табигать кочагында урнашкан авылыбызны яратабыз. Монда тудык, монда үстек, шуның өчен ул безгә бик тә якын, кадерле. Өч ул үстердек. Өлкәнебез Линаз гаиләсе белән — район үзәгендә, уртанчыбыз Илназ Чишмә поселогында яши. Денисыбыз быел мәктәпне тәмамлап, нефть институтына укырга керде. Безгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Умартачылык — табышлы эш икәнлеген яхшы аңлыйлар, — ди Радик Гандалиф улы. — Хәләлем бал корты продукциясеннән төрле мазьлар, төнәтмәләр эшли.

Умартачылар белән әңгәмәләшкәннән соң, бал корты күчләрен тоту ел дәвамында тырыш хезмәт таләп итүен аңлыйсың. Язын “нечкә билләр”нең бал җыю чорына көчләрен арттыруга шартлар тудыру белән мәшгуль: моның өчен уңайлы урын әзерләнә, умарталар тикшерелә. Бал җыю чорында күңелле мәшәкатьләр башлана да инде. Ул тәмамлангач, умарталыкны кышкылыкка әзерлиләр. Кыш көне дә вакыты-вакыты белән тикшереп торалар. Кыскасы, эшнең иге-чиге юк, санап бетергесез!

— Тормыш иптәшем бу кәсеп белән теләп шөгыльләнә, — ди Диләрә Әдһәм кызы. — Бар эшне җиренә җиткереп, җентекле башкара, чөнки уңыш күп факторга бәйле. Иң мөһиме, бал кортларын яратырга, күтәренке кәефтә булырга, эшне чын күңел биреп башкарырга кирәк.

Умарталыкта эшнең очы-кырые юк, участокны да, өйне дә карарга кирәк. Шулай булуга карамастан, Гыйндуллинар бар эшкә дә өлгерә, бар җирләрендә дә чиста, тәртип. Тормышны, оныклары Линар, Розалина, Искәндәрне чын күңелдән ярату аларга яшәүгә көч, дәрт өсти.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас