Үтелгән юлларга кире әйләнеп, коллектив формалашуының чишмә башында кемнәр торуын билгеләп үтмәү мөмкин түгел. Фәйрүзә Нурисламова “Танып” шифаханәсе төзелә башлаганнан алып эшләүчеләрнең берсе исәпләнә. Мөлаем ханым бирегә килүчеләрне һәрвакыт ачык, якты йөз белән каршы ала. Бүген ул — швейцар-вахтер.
— Мин Яңавыл районының Чулпан авылыннан. Ә тормыш иптәшем чыгышы белән Базанчат авылыннан иде, шуңа да минем өчен Аскын районы икенче туган як. Гаилә коргач, озак вакыт Яңавыл шәһәрендә яшәдек. Бервакыт Яңа Казанчы авылы янында шифаханә төзелүе турында белдерү күрдек. Әлбәттә, башта авыр булды. Ә иң мөһиме, хезмәт хакы яхшы, яшәргә урын бар иде, — ди Фәйрүзә Вахит кызы. — Аннары икмәк-булка эшләнмәләре пешердем. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң, рессепшенда эшли башладым. Миңа кешеләр белән аралашу ошый. Шифаханәгә республикадан гына түгел, илебезнең төрле почмакларыннан ял итәргә киләләр. Минем бурыч — ял итүчеләргә тимераяклар, роликлар, чаңгылар, велосипедлар бирү.
Җиһазланыш, савыктыру хезмәтләренең саны һәм сыйфаты буенча шифаханә баштагы еллардан күпкә аерыла. Бу хакта ял итүчеләр үзләре дә әйтә. Аларның кайберләре башта үзләре генә, аннары балалары, инде оныклары белән киләләр.
— Эшем, коллективым бик тә ошый. Барысы да Кашшаф Ямалетдинов кебек җитәкчегә һәм оештыручыга бәйле, — дип дәвам итә Фәйрүзә Вахит кызы. — Кешегә бәхет өчен нәрсә кирәк? Сәламәтлек, эш, изге күңелле кешеләр. Гаиләмә Яңа Казанчы авылында фатир бирделәр. Барысы да яхшы, Аллаһыга шөкер. Мин бәхетле.
Әйе, аның фикерләре дөрес. Тырыш ханым кызлары, кияүләре һәм оныклары шатлыгына куанып гомер кичерә. Якыннарын, кунакка килгәч, төрле тәмлекәчләр белән сыйлый.