Хезмәт базарында һәрвакыт ихтыяҗ зур булган һөнәрләр бар. Монда хәтта кризис та йогынты ясамый — вакансияләр эшләргә теләүчеләрне көтә. Эретеп ябыштыручылар — шушы һөнәрләр арасында.
— Оста эретеп ябыштыручы — алтын бәрабәренә. Бездә дә андый кеше бар, ул — Әгъзам Шакиров, — ди юл төзү-ремонтлау идарәлеге начальнигы Рафаил Әхмәдиев. — Әгъзам җаваплы, изге күңелле, ярдәмчел кеше, эшен сыйфатлы башкара, кыскасы, үз эшенең остасы.
Әгъзам Тимерша улы күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ул бәләкәй чагында гаиләләре Иске Кара авылыннан район үзәгенә күченеп килә. Әти-әниләре балаларын хезмәт сөючән, мәрхәмәтле, итагатьле итеп тәрбияләп үстерә. Әгъзам мәктәпне тәмамлаганнан соң Смоленск өлкәсендә армия хезмәтен үтә.
— Ватаным алдындагы изге бурычны үтәгәннән соң, Дәүләкән укыту-курс комбинатында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Бу һөнәр миңа бик тә ошый. Аның мөһим, әһәмиятле икәнлеген тормыш үзе дәлилли. Коллективыбыз тату, дус, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Предприятиедәге бердәм эш җитәкчегә бәйле. Рафаил Мәүлитҗан улы һәр эшне оста оештыра белә. Эретеп ябыштыручы булып эшләве җиңел түгел. Әмма мин нинди һөнәр сайлавымны яхшы белдем. Эшкә яңа кергәннәр һөнәр үзенчәлекләрен бер ел эчендә үзләштерергә мөмкин дип уйлый, — ди Әгъзам. — Мөһим, әһәмиятле нечкәлекләр күплеген тик соңрак кына аңлыйсың. Һөнәребез иҗади дисәм һич арттыру булмас, эретеп ябыштырган җөй ышанычлы һәм озак хезмәт итсен өчен игътибарлы булырга кирәк.
Без юл төзү-ремонтлау идарәлегенә барганда Әгъзам Тимерша улы эретеп ябыштыру агрегатын Үрмияз авылына алып барырга әзерли иде: анда грейдер ватылган.
Эретеп ябыштыручы җиһазландырылган биналарда гына түгел, ачык һавада да, хәтта су астында да, космоста да эшли, — дип елмая ул. — Эш югары физик чыдамлык таләп итә.
Хәзер эретеп ябыштыру эшләре кеше тормышында актив кулланыла. Заманча тормышта бар нәрсә дә металлдан корыла. Нәкъ шуның өчен эретеп ябыштыручы эше сыйфатына күп нәрсә бәйле. Әгъзам Тимерша улы — үз эшенең остасы, һәрвакыт сабыр, тырыш, ныкышмалы, җаваплы булуы белән аерылып тора. Киеренке эш көненнән соң наз белән тулы өйгә кайтуы бик тә куанычлы. Тормыш иптәше Динария Газнәви кызы белән Динислам исемле ул үстерәләр. Мәхәббәт җимешләре әлеге вакытта Подмосковьеда Ватаны алдындагы изге бурычын үти.
Нина Николаева.
Автор фотосы.