Ышаныч
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
1 гыйнвар 2021, 02:00

Аралашу арасын якынайта

Хәзер мәгълүмати технологияләр үсешкән заманда яшибез һәм анда элемтә мөһим роль уйный. Ул кешеләрнең аралашу арасын якынайта.

Хәзер мәгълүмати технологияләр үсешкән заманда яшибез һәм анда элемтә мөһим роль уйный. Ул кешеләрнең аралашу арасын якынайта.

Күпчелек өлкән кешеләр яшәгән вак авылларда элеккечә чыбыклы элемтәгә ихтыяҗ зур, чөнки алар балалары һәм туганнары белән стационар телефон аша аралаша. Һәм, әлбәттә, медицина ярдәме таләп ителсә, телефонсыз булмый.

— Район буенча 5670 телефон ноктасы урнаштырылган. Алар һәрчак төзек, чөнки аларның эше һәм өзеклексез элемтә өчен намуслы, үз эшен яратучы элемтәчеләр җавап бирә, шуларның берсе — Ирек Тимергалиев, — ди Аскын линия-техник цехы начальнигы Ридан Гайсин. — Ул үз эшенең остасы, кулыннан килмәгән эш юк. Ниндидер өзеклек килеп чыкса, шундук сәбәбен таба һәм төзәтеп тә куя.

Ирек Фәнзел улы район элемтә узелында 23 ел участок линия электромонтеры булып эшли. Ул Аскын авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия индустрия колледжына укырга керә. Ике ел армия хезмәтеннән егет чыныгып кайта. Ирек Фәнзел улы бүген районның барлык торак пунктларында телефон нокталарын, IP-TV кабельле телевидениене, интернет-нокталарны хезмәтләндерә, элемтә җиһазларының өзеклексез, ышанычлы эшен тәэмин итә, барлык корылма һәм аппаратурага агымдагы ремонт үткәрә.

Ул күпьеллык һәм намуслы эше өчен Башинформсвязьнең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

— Бу минем генә түгел, ә бөтен коллектив хезмәте һәм уңышы. Без бер тату гаилә булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Хәзерге заманда эшкә мондый караш бик мөһим, — ди тәҗрибәле элемтәче.

Ирек Тимергалиев — менә дигән гаилә башлыгы. Почтада пенсия тарату буенча контролер булып эшләүче тормыш иптәше Зөбәрҗәт Рәүзәт кызы белән иркен йорт салып кергәннәр, бакча тутырып җимеш агачлары утыртканнар.

— Әлбәттә бүген кибеттә күңелең ни тели шуны сатып алырга була, әмма бакчаңда үз кулларың белән үстергән җиләк-җимешне өзеп кабуга җитми инде, — дип куанычын яшерми хуҗа. — Балаларыбызны да бәләкәйдән эшкә өйрәтеп үстерәбез.

Кызлары Гөлназ — педагогия институтында, уллары Искәндәр Башкорт авыл хуҗалыгы колледжының икенче курсында укый, ә иң кечеләре Рамазан 2 санлы балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгының яраткан шөгыле — техника һәм балык тоту.

Узган ел Ирек Фәнзел улына “Элемтә ветераны” билгесе тапшырылган.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас