“Пешекче” сүзе гади генә кебек тоелса да, горур әйтелә һәм дә ишетелә, чөнки аңарга тирән мәгънә салынган. Һәр гүзәл зат шушы һөнәргә ия, якыннарының, туганнарының, ә иң мөһиме — балаларының гомере һәм сәламәтлеге алар кулында.
Гөлсинә Гафиева Күнгәк авылындагы “Радуга” балалар бакчасында пешекче булып чирек гасырдан күбрәк тырыш хезмәт сала.
— Балалар бакчасында зур канәгатьлек белән эшлим, — ди ул. — Коллективыбыз тату, бердәм, бинабыз зур, якты, кыскасы, чын күңел биреп эшлә генә! Иң мөһиме — өсләре бөтен, тамаклары тук балаларның шат тавышлары гына яңгырасын.
Гөлсинә Әвхәт кызы пешекче эшчәнлегендә берничә буын балаларны тәмле ашлары белән сыйлаган.
Гөлсинә ханым Зирекле Чишмә авылында туып-үсә. Тырыш кыз сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Свердловск өлкәсе Асбест шәһәрендәге политехник техникумның “Организация обслуживания в общественном питании” факультетына укырга керә. Балачактагы пешекче булу хыялы тормышка аша. Чит җирләрдә биш ел эшләгәннән соң, туган ягына кире кайта. Ришат Хөрмәтулла улы белән гаилә корып, Күнгәк авылында гөрләтеп яши башлыйлар.
— Безнең Гөлсинә — изге күңелле, ярдәмчел, тәҗрибәле, җаваплы, намуслы хезмәткәр, аш-су әзерләргә бик оста, — диләр аның турында хезмәттәшләре. — Эш урынында һәрвакыт чиста, пөхтә, һәрнәрсә үз урынында.
Телеңне йотарлык тәмле итеп әзерләнгән пилмән һәм манты Гафиевлар гаиләсендә иң яраткан ризык. Сөекле әни, яраткан дәү әни, булдыклы хуҗабикә кадерлеләрен пылау һәм икмәк-булка эшләнмәләре белән дә сыйлый. Гафиевлар өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкәннәре Эльза Кышлау-Елга урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, тормыш иптәше Илмир белән ике бала үстерәләр. Уллары Ратмир гаиләсе белән Свердловск өлкәсе Пышма шәһәрендә яши. Ә төпчекләре Айгиз “Идел буе су транспорты дәүләт университеты” Федераль дәүләт учреждениесенең Уфа филиалында укый.