Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
20 ноябрь 2020, 18:25

Саннар патшабикәсе

Төгәллек, игътибарлылык таләп иткән һөнәргә бар күңеле белән гашыйк ханым.

Югары һөнәри осталык, төпле белем, төгәллек һәм игътибарлылык таләп иткән бухгалтер эшенә тугрылык, мөкиббәнлек — Зилә Солтанованы билгеләүче сыйфатлар. Ул гомеренең 20 елын яраткан эшенә, туган районы иминлегенә багышлаган.
Зилә Рәгыйп кызы булачак һөнәрен бала чагында ук сайлый. Саннарның тылсымлы көче нәни күңелен әсир итә. Аннары өлкән сыйныфларда төгәл фәннәрдән яхшы билгеләр үз көченә ышаныч өсти. Шуңа да Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында уку аңа җиңел бирелә. Кулына диплом алган яшь белгеч Финанс идарәлегенә эшкә килә. Шулай аның хезмәт юлы башлана.
Беренче елларда бухгалтер һөнәре нечкәлекләренә төшенә, тәҗрибәле остазлары аңа бар яклап та ярдәм итә. Ул шулай ук секретарь-машинистка эшен дә алып бара. 2006 елда аны район хакимиятенә бухгалтер итеп күчерәләр. Бүген Зилә Рәгыйп кызы — өлкән бухгалтер-ревизор. Хәзер ул үз эшенең остасы булырга ярдәм иткән бай тәҗрибә туплаган. Хуҗалык операцияләре, исәп-хисап, акча күчерүләр, инвентаризация, муниципаль контрактлар буенча түләүләр — белгеч зур җаваплылык белән башкарган эшләрнең берничәсе генә әле.
Элек барлык документлар кәгазьдә була, аларны барлап көне буе түгел, ярты төнгә кадәр утырырга да туры килә. Компьютерлар кертү бухгалтер эшендә зур ярдәм була. Зилә Рәгыйп кызы заман белән бергә атлау өчен бухгалтер исәбендәге яңа таләпләрне игътибар белән күзәтеп, өйрәнеп бара.
— Бухгалтериядән ерак булган кешегә безнең эш ялкыткыч тоела. Бетмәс-төкәнмәс саннар, отчетлар, исәпләүләр — кемгә бу ошар? — дип фикер йөртә Зилә Рәгыйп кызы. — Чынында исә, бу бик мавыктыргыч эш. Күп саннар тезмәсеннән бухгалтер отчетын бер система итеп күрү өчен тоташ картина төзергә кирәк. Һәм моны булдыра алсаң, зур канәгатьлек кичерәсең.
Зилә Солтанова әйтүенчә, бухгалтер эше — гаять зур күләмдә мәгълүматны үзләштерү, эш көне барлык биремнәрне үтәгәч кенә тәмамлана, еш кына соңга кадәр тоткарланырга да туры килә. Әмма кызы Аделина әнисенең эшенә һәрчак аңлап карый. Бүген ул үзе дә Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы колледжында “Коррекцион педагогика” юнәлеше буенча чыгарылыш курсында белем ала. Зилә Рәгыйп кызы эштән буш вакытын бакчасында эшләнүгә багышлый. Беренче язгы кояш нурлары төшү белән ул үсентеләр, туфрак әзерләү эшенә тотына. Ә җәен һәм көзен тырышлыгының нәтиҗәсен күреп куана.
Җитәкче сүзе
Эльвиза Гайдуллина, район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы:
— Зилә Рәгыйп кызы тырыш һәм намуслы хезмәте белән хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды. Беренче чиратта, аны һөнәри осталыгы, җаваплылыгы, игътибарлылык һәм төгәллек таләп иткән җиңел булмаган бухгалтер эшенә тугрылыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул эшен зур канәгатьлек белән, бар күңелен салып, җиренә җиткереп башкара. Алдан белеп торабыз, әгәр Зилә Рәгыйп кызына эш кушасың икән, ул аны ахырына җиткермичә кайтып китми. Алдына куелган бурычның бар нечкәлекләрен, асылын җентекле өйрәнергә, кем әйтмешли “төбенә тоз коярга” күнеккән.
Лилия Шәрифгалиева.
Читайте нас: