Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
12 ноябрь 2020, 18:45

Эх, икмәге дә, икмәге

Ралия Абдуллина икмәк-булка, камыр ашлары белән якташларын куандыра.

Яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән икмәк — бу хуш ис безне ерак балачакка, дәү әниләрнең авыл миченнән кызарып пешкән икмәкне алганын түземсезлек белән көткән чакларга алып кайта. Пары чыгып торган кайнар икмәкне уратып кисеп бирәләр һәм аны салкын сөт белән тәмләп ашыйсың — дөньяда шуныңнан да тәмлерәк бернәрсә дә булуы мөмкин түгел кебек тоела...
Дәү әниләребезнең төп рецептлары бар иде — икмәкне ачыткыда пешерү. Ралия Абдуллина үзенең “Абдуллин А.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы предприятиесендә нәкъ шундый ачыткыда куелган икмәк пешерә дә инде.
— Әнием һәм дәү әнием һәрчак икмәкне авыл мичендә пешерәләр, моның өчен он, су һәм колмактан ачыткы әзерлиләр иде. Менә шушы авыл икмәгенең тәме шулкадәр хәтеремә сеңеп калган, әле дә тел очымда торган кебек тоела, — дип сөйли икмәк пешерү йортын ачкан Ралия Фәһимҗан кызы. — Берничә ел элек Төлгезбаш авылыннан Аскынга күчеп килдек, биредә урындагы эшкуарлар җитештергән икмәкне сатып ала башладык. Һәр җитештерүченең икмәге үзенә башка, әмма балачактан таныш тәмне эзләдем.
Ралия Абдуллина электән үк камыр ашлары белән кызыксына, ул районда үзенчәлекле һәм тәмле тортлары белән дә күпләргә таныш. Абдуллиннар кибеттән икмәк сатып алмыйча, үзләре ачыткыда пешергәне белән генә туклана башлый. Аннары файдалы, сыйфатлы, тәмле икмәкне райондашларына да ашату теләге туа. Шуңа күрә икмәк пешерү йорты ачуы бер дә гаҗәп түгел.
Аларга элекке “Сельхозхимия” территориясеннән бина бирәләр, анда капиталь ремонт үткәрергә туры килә. Бинага газ үткәрүне көтеп, аннары тиешле корылмалар сатып алу, икмәк-булка, кондитер эшләнмәләре җитештерүгә сертификат алу, эшчеләр эзләү күп вакыт таләп итә.
Ниһаять, максатларына ирешәләр! Июль аеннан башлап “Абдуллин А.Р.” КФХ пекарнясында пешерелгән икмәк, пироглар сатып алу мөмкинлеге барлыкка килә. Ачыткылы икмәкне әзерләү тәүлеккә якын вакытны ала, шул ук вакытта никадәр озаграк, шулкадәр яхшырак. Ралия Фәһимҗан кызы иртән киләсе көн пешереләчәк икмәккә ачыткы ясап куя. Икенче көн иртәнге өчтә эшчеләре Лилия Галимҗанова һәм Эльза Могатәбарова, Зөлфия Ганиева белән эшкә килеп камырбутагычта камыр изәләр.
— Күп кенә сынаулар үткәрергә, камыр ашлары теләгәнчә килеп чыксын өчен мич программасын дөрес куярга өйрәнергә туры килде. Бездә икмәк-булка эшләнмәләренең, татлы һәм татлы булмаган эчлекле пирогларның киң ассортименты. Дөрес, аларга чүпрә белән куелган камыр кулланабыз, — дип сөйли булдыклы ханым. — Барлыгы 20дән артык төр камыр ашлары җитештерәбез. Шулай ук әзер камыр, токмач тәкъдим итәбез. Әлегә зур күләмнәргә омтылмыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме — ачыткыда куелган чын икмәк сыйфатын саклап калу. Ә пирогларыбызга тик чиста, яңа эшләнгән эчлек кенә, шулай ук башкорт продукциясен салабыз. Ассортиментны арттырырга: җиләкле пироглар, баллы тортлар һәм башка тәмле ризыклар җитештерергә ниятлибез. Моның өчен формалар сатып алдык, тик әлегә эшче куллар җитешми, — ди Ралия Фәһимҗан кызы.
Бүген Ралия Абдуллина продукциясен Төлгезбаш, Иске Мотабаш, Кышлау-Елга, Иске Казанчы авыллары кибетләрендә сатып алырга була. Шулай ук район үзәгендә “Юность”, “Купец”, “Лилия”, “Удача”, “Йондоз”, “Сельский двор” кибетләре тәкъдим итә.
Алия Гыйльванова.
Бу хакта тулырак гәзит битләрендә укыгыз.
Читайте нас: