Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
22 гыйнвар 2020, 12:05

Кыйгы районын Зөһрә Гордиенко җитәкләячәк

Кыйгы районы хакимиятен бүген Зөһрә Гордиенко җитәкләде. Ул - республикада муниципалитет башлыгы булган беренче хатын-кыз.

Аның кандидатурасын урындагы совет депутатларына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте, ул аның эшлекле һәм һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте.

“Зөһрә Мәүлетбай кызы Учалыда туган, гомере буе диярлек социаль өлкәдә эшләде, соңгы 8 елда Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкарды, ул бик энергияле җитәкче, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм”, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Төбәк башлыгы 4 ел Кыйгы районын җитәкләгән Шамил Мөхәммәтдиновка рәхмәт белдерде һәм аңа Салават Юлаев ордены тапшырды.

“Шамил Рәдил улы үзен нәтиҗәле җитәкче итеп күрсәтте, ул Уфада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай аппаратында эшләячәк. Төньяк-Көнчыгыш төбәкне үстерүгә без бик җитди игътибар бирәчәкбез, Кыйгы районында яңа социаль объектлар барлыкка киләчәк”, - диде Радий Хәбиров.

Кыйгы районы советы депутатлары Зөһрә Гордиенко кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм аны район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләделәр.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Kiygi-rayonin-Z-r-Gordienko-it-kl-yach-k-86144/

Читайте нас: