Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
20 гыйнвар 2020, 13:35

Нәниләр күңеленә ачкыч таба

Бала чагыннан ук тәрбияче булырга, нәниләр белән эшләргә хыяллана.

Флидә Нәфкать кызы Галләмова тирә-як урманы гөмбәгә бай, яланы җиләккә мул Билгеш авылында туып-үсә. Бала чагыннан ук тәрбияче булырга хыяллана. Бәлки ул гаиләдә бер генә бөртек бала булып үскәнгәдер. Туган авылында 8 сыйныфны укып, урта белемне Кашка мәктәбендә алгач, яратып сайлаган тәрбияче һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерергә Дуван районы Мәсәгүт педагогия училищесына укырга керә. 1996 елда укуын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Кашка урта мәктәбендә озайтылган көн тәрбиячесе булып эш башлый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү теләгенә ул 1999 елның 30 августында ирешә. “Акбузат” балалар бакчасында эшен дәвам итә. Ул хезмәт юлының тәүге көннәреннән үк үзен сәләтле, җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Ата-аналар белән актив аралашып, аларның ихтирамын яулый. Нәниләргә яшәү серләрен төшендерә, дөрес юл сайларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм Туган илне яратырга өйрәтүгә бар тырышлыгын сала. Хезмәттәшләре белән тәжрибәсен теләп уртаклаша, үзен чын мәгънәсендә тәрбияче итеп таныта. Аның тарафыннан үткәрелгән һәр чара чын бәйрәмгә әйләнә.
20 елдан артык эшләү дәверендә нәниләргә китап – белем чишмәсе икәнлеген төшендерә, бу бит рухи тәрбия алымы. Китапханә белән балалар бакчасы тыгыз элемтәдә эшли. Ул даими рәвештә нәниләрне экскурсиягә, әдәби һәм ял сәгатьләренә алып килә. 15 ноябрьдә китапханә тарафыннан балалар бакчасында «Саумы-саумы, әкият!» яңа китаплар белән танышу чарасы үтсә, 14 гыйнварда нәниләр модельле китапханәгә экскурсиягә килде. Балалар китапханәдә үзеңне ничек тотарга, файдалану кагыйдәләре, китап сайлау тәртибе белән танышты, кыш турында әкиятләр карады, төрле-төрле өстәл уеннары уйнады. Чара бик күңелле һәм фәһемле үтте.
Флидә Нәфкать кызы тормыш иптәше Илшат Хисаметдин улы белән өч бала тәрбиялиләр. Аларга яхшы тәрбия, лаеклы белем бирергә тырышалар. Өлкән уллары Винер нефть чыгару тармагында эшли, читтән торып авыл хуҗалыгы университетында укый. Икенче уллары Юнир әтисе юлын дәвам итеп, Бөре физкультура колледжын тәмамлап, Екатеринбург шәһәрендә эшләп йөри. Өйләнгән, тормыш иптәше Ләйсән дә – тәрбияче. Галләмовларның төпчекләре Юлия 3 сыйныфта яхшы билгеләренә укый, җырлый һәм биергә дә ярата. Флидә – эшендә бала яратучы, тәҗрибәле тәрбияче булса, өйдә — уңган хужабикә, буш вакытларында чаңгыда йөри, пешеренә, бакчасы жиләк-жимешкә, чагу чәчкә-гөлләргә күмелгән.
Аның тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнгән. Ул – Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Тәрбияче Флидә Галләмовага киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Гөлфия Сабирова, өлкән китапхәнәче.
Читайте нас: