Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
19 гыйнвар 2020, 13:55

Медиарейтингта Радий Хәбиров – беренче урында!

Медиалогия төбәк җитәкчеләренең медиарейтингын әзерләгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров анда Русия буенча - 4нче, Идел буе федераль округында 1нче урын алган.

Беренче урын Сергей Собянинда (Мәскәү), икенче урынны Александр Беглов (Санкт-Петербург) яулаган, өченчегә Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе) лаек булган, дүртенче урында Радий Хәбиров.
Аннан соң Алексей Текслер (Чиләбе өлкәсе), Рамзан Кадыйров (Чечня), Глеб Никитин (Түбән Новгород өлкәсе), Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Сергей Аксенов (Кырым), Евгений Куйвашев (Свердлов өлкәсе) киләләр.
2019 елда Идел буе федераль округы буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1нче урында. Аның хәбәрләр саны -- 122 139 , медиаиндексы -- 869 639,1. Икенчедә -- Глеб Никитин (133 270; 696 752,3), өченчедә Рөстәм Миңнеханов (101 038; 681 104,9).
Соңыннан урыннар болай билгеләнгән: Дмитрий Азаров (Самара өлкәсе), Иван Белозерцев (Пенза өлкәсе), Валерий Радаев (Саратов өлкәсе), Максим Решетников (Пермь крае), Денис Паслер (Ырынбур өлкәсе), Сергей Морозов (Ульяновск өлкәсе), Александр Бречалов (Удмуртия).

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Mediareytingta-Radiy-H-birov--berenche-urinda-81941/

Читайте нас: