Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
15 гыйнвар 2020, 12:20

Русиянең иң яхшы шәфкать туташы Уфада эшли!

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфаның 17нче балалар шәһәр дәваханәсенең педиатрия бүлеге хезмәткәре Ирина Тюсенкова илнең иң яхшы шәфкать туташы дип табылган.

Шәфкать туташы “Урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч” Бөтенрусия конкурсында икенче урын алган.
Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә 35 елдан артык эшли. Әле неврология патологияләре булган балаларны дәваларга ярдәм итә.
Бүлектә елына 1,5 мең сабый махсус медицина ярдәме ала. Ирина Тюсенкова – белемен камилләштерү өлкәсендә даими эшләүче намуслы хезмәткәр. Хезмәттәшләре аның игътибарлы, пациентларга карата мәрхәмәтле, яхшы белгеч икәнен билгели.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: