Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
13 декабрь 2019, 11:55

Яшь фермер Ибраһимны күтәрә

Саннар телендә. Җәй көне аграр бизнес хуҗалары ихатасында илле баштан артык сыер малы асрала иде. 230дан күбрәк сарык һәм 45 баш кәҗә бар. Атлар саны 17 башка җиткән. Ә инде 450 баш мисыр тавыгы асралган мәйданны чын могҗизага тиңләргә була.

Фермер хуҗалыгы башлыгы Тимур Латыйпов Кушнаренкодагы мәктәп-гимназия укучыларына 2020 елның беренче яртыеллыгына 20 данә “Әллүки” журналы бүләк итте.


Земфира Марат кызында бизнес вәкилләрендә, бигрәк тә эшкуар хатын-кызларда да сирәк очрый торган сыйфат булуын тойдым мин. Бик тәвәккәл, гел генә беренче булу сыйфаты, амбициоз һәм үз фикерен яклый белүче, әңгәмәдә­шчене ышандыруга сәләтле.
Җәйге очрашуыбызда аның кәҗәләр ашатып йөрүен, алар белән ничектер “аралашуын” күргәч хәйран калган идем. Шәһәрчә матур итеп киенгән үзе. Хәтта 45 баш кәҗәсенә дә үз исемнәре белән дәшкән кебек тоелды. Ә мисыр тавыклары белән “танышырга” килгәч, кешеләрдән болай да куркып таралышкан затлы кошлар үз хуҗабикәләрен әйләндереп үк алды.
— Без иренмибез, — ди Земфира Марат кызы. — Кайбердә Интернетта күргән яңалыкны, әйдә әле, үзебез күреп кайтыйк, дип чыгып киткән чаклар да булгалый. Авылны яраткач, малларны да, кош-кортларны да яратырга кирәк. Ибраһим авылының киләчәге матур булачагына һич тә шикләнмим. Авылдашлар белән күбрәк очрашырга, уртак проблемаларны бергә хәл итәргә тырышабыз. Кызганыч, яшьләр аз. Ә өлкәннәр билгеле сәбәп белән авыл бизнесын аңлап җиткерми. Менә шушы киртәне дә юкка чыгара алсак, Ибраһимнан да ямьле, халкы хәләл көче белән муллыкта яшәгән авыл булмас.
Һәрхәлдә, Земфира Марат кызы авылның матур киләчәген фермер хуҗалыгының көчле һәм халыкның эшле булуында күрә.
Әлегә авылда булдыклы фермерның, эшкуарларның матур планнары барлыгын күпләр белми дә торгандыр әле. Якын киләчәктә алар Ибраһимны агротуризм белән данламакчы. Краснодар краена, Мәскәү өлкәсенә барып, анда агротуризм юнәлешендә уңышлы эшләүче хуҗалыклар белән танышып кайтырга да өлгергәннәр. Ибраһим Краснодар якларындагы авыллардан һич тә ким түгел, дигән нәтиҗә белән кайта алар. Кушнаренко районының бу төбәген чын мәгънәсендә табигать оҗмахы белән чагыштыручылар да бар. Янәшәдә — урманнар. Аның сөзәк таулар аерып торган урыннары гаҗәп матур. Ә күлләре янәшәсен­дәге сихри дөнья кемне дә әсир итә алыр иде. Туристларга күрсә­тердәй табигый матурлыкка ия бу урыннар. Атлы туризмны да бер юнәлеш итеп булачак. Ә кунакларны ял иттерү зур мәсьәлә түгел. Әйткәндәй, авыл элек-электән милли традицияләрне онытмаган, гореф-гадәтләргә тугры калган җанлы татар биләмәсе иде. Иң мөһиме, матур уй-хыяллар тормышка ашса — ибраһимлылар өчен бу сүрелә башлаган тормыш учагына яңа куз өстәүгә тиң булыр иде. Авылда да аш-суга оста хуҗабикәләр, авыл ихатасының элекке яшәеш тәртипләрен саклаучы гаиләләр аз түгел.
Башкала эшкуарларының авылга кайтуы һич тә аларның шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, тыныч һәм иркен тормышка өмет итүе белән бәйледер дип уйламыйм. Алар авылны ярата. Һәрвакыт яңалыкка омтылып яшиләр. Мондый очракта бәлки, “кан да тарта, җан да тарта” дип чагыштыру урынлырактыр. Дәрт-дәрманнары ташып торган Әхсән Әнвәр улы белән Земфира Марат кызы, һәрхәлдә, тынгысыз аграр бизнес юнәлешен сайлауларына һич тә үкенми.
Ә Тимур Ян улының авыл тормышын үз итүенә бер дә аптырыйсы түгел. Крестьян мәшә­катьләре яхшы таныш аңа. Ул башкала янәшәсендәге 8 март бистәсе­ндә туып-үскән. Элек биредә халык үз ихаталары белән, кош-корт, мал-туар асрап яшәгән. Тимур үзенең кечкенәдән үк авыл малайлары белән бергә көтү көткәнен яхшы хәтерли. Күрәсең, хәләл көч һәм тырышлык белән мал асрап, әйбәт кенә бизнес ясап булуын да ул үсмер чагында ук аңлагандыр?! Һәм аның яшьлектәге шушы өмет-хыяллары хәзер чынбарлыкка аша. Шәхси предприятие — фермер хуҗалыгы башлыгы буларак, ул күбрәк “стратегик үсеш” мәсьә­ләләре өчен җавап бирә. Яңа программа, бизнес-план, хезмәт­тәшлек-сәүдә мөнәсәбәт­ләре, юридик оештыру эшләре белән бәйле мәсьәләләр һәммәсе дә Тимур Ян улы эшчәнлеге белән бәйле. Ә Ибраһимдагы хуҗалык эшләрен оештыруда Әхсән Әнвәр улы белән Земфира Марат кызы чын белгечләр инде.

Ә бит, эшкуарларның башкаладагы төп бизнесын калдырып, авылга борылганнарын ишеткәч, дуслары арасында да: “Кая барасыз, сезнең сыер күргә­негез бар- мыни? Акчасы булган кеше шәһәрдән китми”, дип әйтүчеләр дә аз булмый.


...Алар яшәгән йорт алдында юл аша гына сүтелә башлаган өйләрне күреп эчтән генә борчылып та куйган идем. Менә бит, Ибраһимны тергезүгә дип кайткан эшкуарларга үч иткәндәй, иске өйләрне алар яшәгән урам очыннан сүтә башлаганнар. Әхсән Насыйбуллинның бу күренештән, киресенчә, шатлануын күргәч кенә аңладым. Фермер хуҗалыгы башлыгы берничә иске йортны сатып алып, анда үз эшчеләре өчен яңа йортлар салырга уйлый икән. Ибраһимның киләчәге дә шушы урамнан башланырга тиеш!
—- “Фермер хуҗалыгы да әкренләп үсәчәк. Димәк, белгечләр, эшчеләр кирәк булачак. Барысын да роботлар гына башкара алмый. Алар терлекчелектәге кул көчен җиңеләйтергә генә ярдәм итәчәк. Даими эшләүчеләрне җәлеп итү өчен якын киләчәктә яңа йортлар салырга уйладык. Аннары, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә тотыначакбыз”, — ди Тимур Ян улы.

Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.
Читайте нас: