“Авыл ихатасы” II төбәкара фестивалендә Авыл Советы биләмәләре, шәхси эшкуарлар, ярдәмче хуҗалыклар, уңган хуҗа һәм хуҗабикәләр актив катнашты. Шулай ук күрше районнар: Караидел, Борай, Бөре, Пермь краеннан да авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр актив булды. Биредә “Бал базары”, камыр ризыклары, тозланмалар, кайнатмалар, яшелчә, җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Шулай ук авыл биләмәләре арасында иң матур итеп бизәлгән сату урынын билгеләү конкурсы да оештырылды һәм иң тырышлар “Рәхмәт хатлары”, “Мактау грамоталары” белән бүләкләнде.