Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
13 сентябрь 2019, 11:51

Урман эше остасы

Һәр елны алтын көз җиткәч, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели, бу көнне аларның җәмгыять иминлеге өчен башкарган фидакарь хезмәтләрен искә алалар, лаеклы бәялиләр.

Һәр елны алтын көз җиткәч, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели, бу көнне аларның җәмгыять иминлеге өчен башкарган фидакарь хезмәтләрен искә алалар, лаеклы бәялиләр.


Аскын авыл участок урманчылыгы мастеры Фидәрис Фәтхуллин бу тармакта 30 елдан артык эшли. Аның карамагындагы территория 18018 гектар мәйданны били һәм күрше районнар белән чиктәш. Бурычлары да аз түгел — агач утыртудан алып халыкка утынга диләнке бүлүгә кадәр. Фидәрис Әмир улы кулдашы Денис Гыймалтдинов белән эшли.


— Элегрәк берүзем эшли идем, авыр булды, чөнки күп вакытны алган кәгазь эше күп, — дип сөйли урман мастеры. — Кулдашым булгач барысы да күпкә җиңеләйде. Хәтта халыкны утын белән тәэмин итү генә дә катлаулы гына эш, гариза биргәннән алып кисәргә агач алганчыга кадәр вакыт 60 көннән артмаска тиеш, ә кешеләр күп. Сигез ай эчендә 400 кешене кышкылыкка утын белән тәэмин иттек, бу 32 гектар урман дигән сүз. Һәр утын сораучының үз холкы, үз таләпләре, барысына да ярарга, уртак тел табарга кирәк.


Фидәрис Фәтхуллин әйтүенчә, һөнәр сайлауда дәү әтисе ярдәм иткән. Булачак һөнәрен сайлаганнан һәм армия хезмәтен үтеп кайтканнан соң, Татарстан Республикасы Күкмара районындагы Лубянск урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. “Урман хезмәткәре булмасагыз, кайда эшләр идегез?” дигән сорауга Фидәрис Әмир улы: “Андый уй да булмады.


Урманлы районда яшим, эшемне бик яратам”, дип җаваплады. Укуын тәмамлагач, яшь белгеч эшкә Пермь крае Тюинск авылына җибәрелә. Анда берничә ел эшләгәннән соң, туган Төлгезбаш авылына кайта һәм һәр көнне Аскынга йөреп эшли. Тормыш иптәше Мөсәллия Рәхимҗан кызы аңа бар яклап та ярдәм итә. Ул гомер буе сатучы булып эшләгән. Фәтхуллиннар ике бала: уллары Линарга һәм кызлары Заринага күркәм тәрбия биреп үстереп, олы тормыш юлына чыгарган.


Фидәрис Фәтхуллин әңгәмә ахырында барлык хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Урман — район, республика, ил байлыгы һәм ул үзенә сакчыл караш, дөрес фадалануны таләп итә. Бу байлык белән ничек файдалануга бүген яшәүчеләрнең генә түгел, киләчәк буыннар иминлеге дә бәйле.

Алия Гыйльванова.

Автор фотосы.
Читайте нас: