Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
12 сентябрь 2019, 18:17

Табигый байлыкны саклый

БР “Урманчылыклар белән идарә итү” учреждениесенең Аскын урманчылыгы инженеры Рәфис Солтанов урман, андагы җәнлекләр турында барысын да белә.

БР “Урманчылыклар белән идарә итү” учреждениесенең Аскын урманчылыгы инженеры Рәфис Солтанов урман, андагы җәнлекләр турында барысын да белә. Ул хозур табигатьле Күчән авылында туып-үскән. 1990 елдан башлап гомерен урман байлыкларын саклауга багышлый.
Якынлашып килүче һөнәри бәйрәм бу изге күңелле, заман белән бергә атлаучы кеше белән очрашуга сәбәп булды.

Ул сигез бала тәрбияләнгән, хезмәт сөючән гаиләдә үсә. Рәфис алтынчы бала булып туа. Әтисе тырыш малайны бәләкәйдән үзе белән урманга утын хәзерләргә йөртә. Ул Арбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, армия сафына алына. Хезмәтен Белоруссиядә үтә. Рәфис туган ягын еш исенә төшерә һәм шунда, һичшиксез, урманчы булырга җитди карар кыла.

— Безнең һөнәр — киләчәк һөнәре: менә игенче язын орлык чәчә, ә көзен уңыш ала.
Ә без хәзер агач утыртабыз, ә алар тик 50, 100 елдан гына үсеп җитә, — ди Рәфис Мәрван улы. — Урманга чыгып, кайда агач утыртырга яисә кисәргә икәнлеген карыйбыз. Һәр торак пунктның кварталы һәм урамы булган кебек, урманда да кварталлар күрсәтелә, ә кварталлар бүлендекләргә һәм диләнкеләргә бүленә. Бер кварталны икенчесеннән киңлеге дүрт метр булган агачы киселгән полосалар бүлә. Шулар ярдәмендә урман участокларын табабыз. Урманда искиткеч матур, күңел ял итә, әмма шушы хозурлыкка сокланырга, ләззәтләнергә вакыт җитми. Шулай да ял көннәрендә тормыш иптәшем белән гөмбәгә бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйм.
Рәфис Солтанов районыбыз байлыгы турында зур канәгатьлек белән сөйли, әмма шул ук вакытта халыкта урманга карата сакчыл караш булмау күңелен кыруын билгели. Урман хуҗалыгы хезмәткәре эшенең мөһим роле — үсеп килүче буында әйләнә тирә мохиткә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Үкенечкә каршы, кайберәүләргә бу тәрбия салынмаган. Урманда хозур табигать йөзенә тап төшергән чүп-чар өемен еш күрергә була. Бүген шушы тармак хезмәткәрләре билгеләнгән эшләрне башкару өчен зур көч сала.
— Һөнәрем бик ошый, 29 ел шөгыльләнгән эшемне яратам. Эш нечкәлекләренә өйрәткән остазларым: урман хуҗалыгы директоры Шәрифҗан Закиров, Фәгыйль Җиһануров, Әнис Абдуллин, Ринат Гилимшинга рәхмәтләмен. Алар гомерләрен урман хезмәтенә багышлаган. Илебездә яшел байлыкка игътибар артсын иде, — дип сүзен дәвам итә Рәфис Мәрван улы. — Урманга карата мәхәббәт, сакчыл карашны бәләкәйдән тәрбияләргә кирәк. Моны белем бирү учреждениеләре педагоглары белән берлектә эшләргә кирәк. Кайберәүләрнең урманны саклауга җаваплы караулары куандыра. Алар янгын урыннары, урман фондында чыккан төтен турында хәбәр итә, гадәттән тыш хәлләр очракларында ярдәм итә.
Урманда ул тынычлык, канәгатьлек тоя. Ә буш вакытларын гаиләсе белән үткәрә. Хәләле Ания Исмәгъзам кызы 2нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кызы Регина Аскын 2нче мәктәбендә 8 сыйныфта укый. Гаилә әгъзалары Рәфис Мәрван улының җаваплы, җиңел булмаган эшенә аңлап карый.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: