Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
6 август 2019, 14:32

Җаваплы, хезмәт сөючән

Аскын линия-техник цехының телефон элемтәсе һәм радиофикация, линия корылмалары электромонтеры Фидан Махатов

Аскын линия-техник цехының телефон элемтәсе һәм радиофикация, линия корылмалары электромонтеры Фидан Махатовны эшендә очраттык. Ул хезмәттәше Альберт Закриев белән абонент чакыруы буенча төзексезлекне (фотода) юк итү белән мәшгуль иде.

Фидан Салихҗан улы билгеләвенчә, коннектор, линиядәге өзелгән урын, яңадан модем урнаштыру, бүлмәдәге үткәргечне ремонтлау еш очрый торган проблемалар.

Бүген Фидан Махатов тәҗрибәле белгеч, хезмәттәшләре ихтирам, хөрмәт итә, абонентлар аның турында тик уңай фикердә, аңа яшь белгечләргә стажировка үткәрүне ышанып тапшыралар (напарнигы Альберт Закриев оешмада ике айлап кына эшли һәм эш нечкәлекләренә тәҗрибәле остазыннан өйрәнә).

Ә барысы да 12 ел элек башлана. Нәкъ шул чорда — 2007 елның октябрендә Фидан Салихҗан улы Аскын элемтә узелы бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Әлбәттә, дулкынлана, эшне башкарып чыга алырмын микән дип уйлана. Бәхеткә, барысы да уңышлы килеп чыга. Аны тату, бердәм коллектив каршы ала. Ул оешманың баш инженеры Илдар Габбасовка чиксез рәхмәтле, чөнки ул яшь белгечне эш нечкәлекләренә өйрәтә. Бүген Фидан Салихҗан улы шулай ук җавап бирә — эшкә яңа гына килгән хезмәттәшләрен эш серләренә төшендерә. Бу хакта ул: «Миңа ярдәм иттеләр, димәк, мин дә ярдәм кулы сузарга тиеш» ди.

— Балачакта әтиемә охшарга тырыштым. Аның кебек электрик булырга теләдем, — ди Фидан. — Шуның өчен мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәрчелек училищесына (хәзер — Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесы. — автор искәрмәсе) укырга кердем. Анда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, шулай ук водитель, тракторчы һөнәрләрен үзләштердем. Тик менә хыялым гына үзем теләгәнчә тормышка бик тиз ашмады. Әмма бернәрсәгә дә үкенмим, эшемне яратам, башка һөнәргә алмаштырырга уйламыйм. Улымның эшчәнлегем турында кызыксынуы куанычлы. Бу бик күп нәрсә турында сөйли.

Фидан Салихҗан улы билгеләвенчә, бу тормышта янәшәңдә гаиләң, ышанычлы терәгең булганда гына ир-егет уңышка ирешә ала, ныклы адымнар белән алга атлый.

Тормыш иптәше Илсөяр Тәлгать кызы белән Айдар исемле ул (12 яшь) һәм Гүзәл исемле кыз (9 яшь) үстерәләр.

Әти-әниләре балачакта биргән күркәм тәрбия зур роль уйный. Әтисе Салихҗан Махат улы һәм әнисе Хәтимә Аллаяр кызы өч улларын да һәр эшне җаваплы, җиренә җиткереп башкарырыга өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе биреп, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы итеп үстерә. Шуңа да алар һәрберсе тормышта үз юлын, урынын тапкан, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәгән. Өлкәннәре Рәзиф — Аскын авыл биләмәсе хакимияте башлыгы, уртанчылары Тимергали — Чернушка шәһәрендә төзелеш оешмасында мастер, Фидан район үзәге абонентларын хезмәтләндерә. Бу горурлык түгел мени!?

Фидан Салихҗан улы эш графигының тыгыз булуына һәм ял көннәрендә дежур торуларга карамастан, яраткан шөгыле өчен вакыт таба — умартачылык белән шөгыльләнә. Башта корт күче 5-6 гына булса, бүген бу сан 40-45кә җиткән. Әйткәндәй, Фидан Махатовның әти-әнисе Олы-Елга авылында яши. Ул туган төбәгенә еш кайтырга тырыша.

Фиданның гаиләсе өчен вакыт аз калуына күңеле бераз кырыла. Шуның өчен җае чыккан саен вакытын гаиләсенә багышларга омтыла.

— Балалар әтиләрен өзелеп ярата, эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала. Бергәләп табигать кочагына, мөмкинчелек туса Уфага ял итәргә барабыз. Фильмнар карыйбыз, аннары фикер алышабыз, — ди Илсөяр Тәлгать кызы. — Эшендә дә, өйдә дә бар эшне дә җиренә җиткереп башкара. Тормыш иптәшем тыйнак, үзе, уңышлары турында сөйләргә яратмый.

Әйткәндәй, Махатовлар очраклы гына танышкан. «Йәнтөйәк» гәзите хәбәрчесе Илсөяр Тәлгать кызы Олы-Елга авылына күчмә редакция чикләрендә Фидан Салихҗан улының әти-әнисе турында мәкалә язарга бара. Фидан яшь кызыкайга бер күрүдән гашыйк була. Күп тә үтми, мәхәббәт учагында янган ике яшь йөрәк гаилә кора. Алар Аскын авылында йорт алып, гөрләтеп дөнья көтә башлый. Тормышларына ямь өстәп балалары туа. Бүген алар зур, иркен йорт төзи.
Читайте нас: