Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
25 июль 2019, 18:55

Районда яшел урак өсте

Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, мәгълүмати-консультация үзәге директоры Рөстәм Дәүләтбаев, район хакимиятендә авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айрат Сафин фермер хуҗалыкларында булды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, мәгълүмати-консультация үзәге директоры Рөстәм Дәүләтбаев, район хакимиятендә авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айрат Сафин фермер хуҗалыкларында булды.

Фермер хуҗалыгын алып бару ансат эш түгел. Теоретик белем белән беррәттән шәхси тәҗрибә дә булу мөһим. Барысыннан да бигрәк фермерлар үзара хезмәттәшлек итә, төрле четерекле хәлләрдән чыгу юлын таба белергә тиеш. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар җитәкчеләре боларны яхшы үзләштергән, шулай да хуҗалык үсешенә комачаулаучы авырлыклар да килеп туа.

“Куяштыр” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Иван Щербинин озак еллар инде чәчү һәм уңыш җыю планын нәтиҗәле үтәп килә. 200 баш сыер өчен ул 1200 тонна сенаж хәзерли. Бүгенгә 1000 тоннасы салынган да инде. Быел хуҗалыкта кәҗә үләне бик аз, чөнки үскән чагында кырау суккан. Ләкин Иван Александрович төшенкелеккә бирелми, сенажга салу өчен башка төр үләннәр җитәрлек.

“Гомәров З.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында да (Упканкүл авылы) яшел урак тәмамлануга якынлаша. Биредә хуҗалык җитәкчесе Зәбир Гомәров 180 баш мөгезле эре терлек өчен печәнне рулоннарга чорнап хәзерли.

“Урал” кооперативында да (Арбаш авылы) 170 баш мөгезле эре терлеккә әлегә тик печән хәзерләү белән мәшгульләр. Бүгенгә Илвер Солтангиров җитәкләгән хуҗалыкта техника һәм ягулык белән авырлыклар бар. Автопаркны яңарту таләп ителә.

“Вәлиев С.Т.” КФХда (Иске Казанчы авылы) яхшы уңыш көтелә. Быел Салават Вәлиев бодай, арыш, арпаның элиталы сортларын чәчкән, тиздән аларны урып-җыю эшенә тотыначаклар, әлегә печән хәзерләү белән шөгыльләнәләр.

Атап әйткәндә

Рөстәм Дәүләтбаев, Аскын мәгълүмати-консультация үзәге директоры:

— Фермер хуҗалыклары бүген мөгезле эре терлек, яңа техника, яхшы сорт орлык сатып алу өчен акчалары булмау сәбәпле, эшләрен җәелдерә алмый. Әлеге вакытка бу проблеманы хәл итүнең иң отышлы юлларының берсе — авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру, ул берәр чәчү һәм уңыш җыю комплексы сатып алу мөмкинлеге бирер иде. Бу кооператив әгъзаларына техника сатып алу мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәчәк. Тик вакытында документларны әзерләргә кирәк.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: