Тәү башлап мәктәпкә барганың, үрелеп ишеген ачканың, беренче укытучың, сыйныфташларың, беренче кыңгырау чыңы. Соңрак кыңгырау һәр дәрескә чакырып, тәнәфес җиткәнен белдереп күптапкырлар яңгырый, әмма беренчесе һәм мәктәп белән хушлашканда чыңлаганы беркайчан да онытылмый. Чөнки беренчесе гамьсез балачактан чыгып укучы булганыңны, ә соңгысы олы үзаллы тормышка аяк басканыңны аңлата.
Мәктәпне тәмамлагач алдыңа һөнәр сайлау, махсус белем алу бурычы килеп баса, аннары эшкә урнашу, гаилә кору, яшәр урын булдыру, балалар үстерү, ягъни кеше тормыш дигән казанда кайный, хатирәләргә бирелергә артык вакыты да булмый. Ә менә балаларны үстереп, оныклар сөю бәхетенә ирешкәч, хезмәт юлыңны үтеп, хаклы ялга чыккач, сабакташларны, яшьлек елларын сагынып искә ала башлыйсың. Мәктәптә укыган чаклар әле генә кебек тоелса да, зәңгәр офыклар артында калып бара икән.
Озак еллар үтсә дә мәктәп еллары турында хатирәләрне күңел түрендә кадерләп саклаучыларның очрашулары күркәм гадәткә әверелде. Бигрәк тә 45, 50 елдан соң очрашулар дулкынландыргыч та, сокландыргыч та, берчә моңсу, чөнки бакыйлыкка күчкән сыйныфташларны юксыну хисе йөрәкләрне телгәли, шул ук вакытта исәннәре белән күрешеп сөйләшә алу шатлыгына тулы була. Узган шимбә Әвәдәй авылында шундый матур очрашу шаһиты булу бәхете тиде. Биредә 1969 елда Күбияз сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар ярты гасырдан соң бер-берсен күрү, аралашу өчен җыелды. Алар параллель ике А һәм Б сыйныфларында берсендә 31, икенчесендә 33 бала укып чыккан. Арытаба кемдер Үрмияз урта мәктәбендә, кемдер училище, техникумда укуын дәвам иткән, ә кемдер колхоз эшенә җигелгән, ничек кенә булмасын берсе дә тайгак юлга басмаган, тормышта үз урынын тапкан. Бу көнне очрашуга Уфа, Югары Пышма, Красноуфимск, Благовещенск шәһәрләреннән, Караидел, Аскын, Күбияз авылларыннан — Мәсүрә Туктамышева, Рәмилә Юнысова, Фларит Хафизов, Лүзия Миңнегалиева, Флүзия Әхтәмова, Рафаэль Хаматов, Данфир Минаев, Рәлиф Әлетдинов, Фидаил Ибраһимов, Венера Иртуганова, Зәлифә Мөхәмәдиева, Әсхәт Закирҗанов, Рәлиф Юнысов, Рәйфә Арсланбәкова, Гаян Кашапов, Ринат Габбасов килгән иде. Җитмешкә якынлаган абый-апаларның бер-берсен ихлас сәламләп, бертуганнардай кочаклашып күрешүләре бу очрашуның алар өчен никадәр кадерле, нинди зур әһәмияткә ия икәне ачык күренде. Рәлиф Әлетдинов өендә корылган мул табын янына җыелгач, иң тәүдә бакыйлыкка күчкән сабакташлары рухына багышлап Коръән аятьләре укылды, бу эшне дин юлына баскан сыйныфташлары Рәлиф хәзрәт Юнысов башкарды. Шулай ук ул чактагы мәктәп директоры Ситдыйк Габбасов, сыйныф җитәкчеләре Әгъләм Галләмов, беренче укытучылары Мәһүбә Исламголова, Хөснинур Залләмованы искә алып исәннәренә — сәламәтлек, мәрхүмнәренә урыннары оҗмахта булуын теләп дога кылдылар.
Ихатада учак ягып, казан асып, симез сарык итеннән пешерелгән аш һәм пылау бу көнне аеруча тәмле тоелды, бәлки, күңелләрдән хисләр ташып торгангадыр. Өстәл янында бер-бер артлы хатирәләр йомгаклары сүтелде, укыган чактагы шаян да, күңелсез дә очраклар, мәзәкләр дә, мутлыклар да искә алынды. Рәхәтләнеп сөйләштеләр, көлештеләр, бер мизгелгә яшьлекләренә кайткандай булдылар. “Исеңдәме, арткы партада утырып чәчемне тарткан өчен борылып әдәбият китабы белән тондырган идем. Шуннан синең колагың шешеп чыкты һәм мин ике-өч көн мәктәпкә инде бүген әнисе белән килдеме икән дип курка-курка гына керә идем. Шунда суккан өчен гафу ит инде”. “Ул колак күпне күрде инде, берчак укытучы абый парта артыннан шул колактан өстерәп чыгарган иде, тыңлашмаганмын күрәсең. Үпкәләп, ачуланып Әвәдәйгә кайтып киттем дә укырга йөрмәдем. Укытучы абый өйдән килеп алгач кына бардым”.
Менә шулай ярты гасырдан соң да бергәләшеп мәктәп елларын көлешеп искә алуларын, гафу үтенүләрен, кемнәр тормышта нинди үрләр яулавын, ничә бала, онык үстерүләре турында сөйләүләрен тыңлап, күзләре яшьлек очкыннары белән януын карап ихлас шатланып утырдым. “Бер очрашу — үзе бер гомер” дип әйтүләре бик дөрес икәненә инандым, чөнки аларның бу көнне күңелләрендә кайнаган хис-тойгыларны бернинди акчага сатып алып та, бүләк итеп тә булмый. Исән чакта очрашырга, күрешергә, бер-береңә җылы сүзләрне жәлләмәскә, хисләреңне эчеңә бикләмәскә кирәк, шул чакта күңелләр сафланып китә, көч-куәт өстәлә.