Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хезмәт кешесе
31 Май 2019, 13:53

Укытучы — табигый сәләт

Һәрберебез хәтерендә мәктәп еллары якты хатирәләр, күңелле мизгелләр булып саклана. Анда башланган сукмак еллар үтү белән олы тормыш юлы булып дәвам итә. Һәм янәшәңдә кем баруы, бу сихри дөнья ишекләрен кем ачуы бик мөһим. Аскын 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зилә Сабитова нәкъ шундыйларның берсе.

Мәсәгут педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы хезмәт юлын башлый. Аннары белемен камилләштерү максатында Бөре педагогия институтын тәмамлый. Укыту эшен башлаганның беренче көннәреннән үк елмаю ачу-тиргәшүгә караганда, көчлерәк икәнен аңлый. Аның йомшак, ләкин таләпчән эш ысулы башкалардан аерылып тора. Балалар белән уртак тел, күңелләренә ачкыч таба белә. Зилә Гатуф кызы мәктәпкә беренче кыюсыз гына адымнар ясаган һәр баланы дүртенче сыйныфны тәмамлаганчы җитәкләп бара.

Укытучы әйтүенчә, баланың башына фән серләрен генә салу түгел, ә аны укырга — белемне теләп сеңдерергә, китаптан һәм тормыштан эзләп табарга өйрәтү авыррак. Укытучы бала алдында дөньяны ачып, анда яшәргә: дуслыкның кадерен белергә, өлкәннәрне хөрмәтләргә, туган якны яратырга өйрәтә.

Зилә Гатуф кызы — искиткеч ягымлы һәм сәләтле укытучы, үз эшенең остасы. Аның яңа һәм катлаулы материалны да оста итеп җиткерүе һәр бала өчен гади тоела һәм җиңел үзләштерелә.

Һичшиксез, Зилә Гатуф кызы үзендә югары педагогик һәм кешелек сыйфатларын туплаган гүзәл зат. Ул авыр минутта һәркемгә юату сүзләре таба, өмет уята белә. Агымдагы елда ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны өйләрендә укыту белән дә шөгыльләнде. Ә бу укытучыдан балага да, ата-аналарга да аерым игътибар таләп итә.

Ул укытучы һәм остаз гына түгел, ә менә дигән хуҗабикә, хәстәрлекле тормыш иптәше, әни һәм яраткан дәү әни дә. Алар тормыш иптәше Илһам Камил улы белән ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастырганнар. Хәзер аның өчен тормышның төп бизәге — сөеп туймас оныклары Алия һәм Алсу.

— Алар минем алтынкайларым, оныкларым күңелемне җылыта, яшәргә көч бирә, — ди ул.

Зилә Гатуф кызы чын-чыннан бәхетле кеше.

Лилия Шәрифгалиева.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: